Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

"Сагындыра туган яклар..." (Якташыбыз Муллахаҗи Закировка 101 яшь тула)

Корпункт: 

Чабаксар хакимияте пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, бу шәһәрдә яшәүче якташыбыз Муллахаҗи Закировка тиздән 101 яшь тула. Аның белән абыйсының кызы – Әлфия ханым Закирова-Галиәхмәтова һәм бертуганының оныгы Рәфыйк улы Рәис аша таныштык.

«Чемодандагы музей»

Корпункт: 

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үзенчәлекле күргәзмә оештырганнар. Ул “Чемодандагы музей” дип атала. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы экспонатлар һәм студентлар, укытучылар, хезмәткәрләрнең ветеран бабай-әбиләре фотолары урын алган.

Әтнә районы Казак Уртәме авылында батырлар хөрмәтенә обелиск ачылды

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын тар-мар итеп, Бөек Җиңү яулау көне уңаеннан Казак Уртәме авылында һәлак булган батырлар хөрмәтенә обелиск ачылды. Авылдашлары хөрмәтен олылап килгән халык шактый иде. Бик куркәм, матур обелиск булган. Монда сугышка авылдан чыгып китеп һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылардан тыш, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтучылар исемлеге дә куелган.

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» нең Әтнә җирлеге бүлеге җитәкчесе тыл ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады

Корпункт: 

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» нең Әтнә җирлеге бүлеге җитәкчесе тыл ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Ветераннарыбызга сәламәтлек, иминлек теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм көнне мондый очрашулар аеруча мөһим, чөнки бу очрашулар коточкыч авырлыклар һәм югалтулар кичергән буынга яшьләрнең тирән рәхмәтләрен белдерергә мөмкинлек бирә.

Чембулат авылында искә алу көне

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Чембулат авылында бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада Ватанны саклап төрле яуларда һәлак булган, бүген дә изге бурычын үтәп шәһит киткән авылдашларны, райондашларны искә алып, хәзрәт алар рухына Коръән укыды. Бу бәйрәм яшь буынга тарихи хәтерне саклауның әһәмияте зурлыгын ассызыкланды. Дөньяларыбыз имин-тыныч булсын.

Әтнәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан күп төрле кургәзмәләр эшләде

Корпункт: 

Әтнә туган якны өйрәнү музее һәм аның ике филиалы - Шиһабетдин Мәрҗани, Сибгат Хәким музейлары “Сугыш чоры ядкарьләре” дип исемләнгән кургәзмә тәкъдим иттеләр. Әлеге кургәзмәгә сугыш чорындагы экспонатлар тупланган: граната, пуля белән тишелгән каска, летчик сумкасы, солдат котелогы һәм фляжкасы, өчпочмаклы хатлар, кул сәгате, портсигар һ.б.. Әтнә узәк китапханәсе "Дәһшәтле еллар кайтавазы" дип аталган китап кургәзмәсен оештырган. Кургәзмәгә Бөек Ватан сугышы турында китаплар тупланган. Әтнә сәнгать мәктәбе "Хәтер чәчәкләре"н ясау буенча мастер-класс оештырган

Әтнәнең узәк мәйданындагы чаралар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнары белән башланып китте

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган үзәк мәйдандагы чаралар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнарын балалар башкаруы белән башланып китте.

9 май көнне Әтнәдәге «Туган ягым ял паркы»нда сугыш чоры җырлары яңгырады

Корпункт: 

"Туган ягым ял паркы"ның узәк мәйданында, фонтан буенда, сугыш чоры җыр-биюләре яңгырап торды, театральләштерелгән күренешләр уйналды. Олы Мәңгәр авыл җирлеге әзерләгән ансамбль тематик чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

Әтнәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм вакытында кыр кухнясы оештырылды

Корпункт: 

Елдагыча бәйрәмдә Әтнә спорт мәктәбе кыр кухнясын оештырган иде. Теләучеләр карабодай боткасыннан авыз итә алдылар, шулай ук шулпа да бар иде. Кайнар чәй тәкъдим ителде.

Әтнәдәге парадта сугыш вакытындагы техникаларны курергә мөмкин иде

Корпункт: 

Яшь буынның кинолардан гына куреп белгән сугыш вакытындагы техникаларны буген Әтнәдә курергә мөмкин иде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парады узәк урамнан техникалар үтү белән дәвам итте. Быел оешмалар һәм авыл җирлекләре бик зурдан әзерләнгәннәр. Машиналар элеккеге техникалар иде. Кайберсе аеруча куңелгә хуш килде. Парад карарга килуче халык сугыш вакытындагы техникаларны яратып кабул итте.