Суслонгер. Бу сүзне күрсәң дә, ишетсәң дә, ниндидер сагышлы хисләр кичерә башлыйсың.
Сиксән елдан артык вакыт үткән вакыйгаларга кире кайтасың, дулкынланасың, шул елларда өйрәнү (учебный) лагерендә газаплы тормыштан якты дөнья белән саубуллашкан якташларыбызны искә төшерәсең.
Былтыр беренче тапкыр булдык без бу лагерьда. Күлле Киме авыл җирлеге җитәкчесе Хәмит Гәрәев белән барган идек. Элеккеге лагерьның керү уңаенда күп кенә районнарның һәйкәлләрен күрдек, алар арасында безнең районныкы юк иде.
Биш кенә районныкы булса да, без үзебезне маңкорт дәрәҗәсенә куйган кебек булдык. Шунда бездән дә шушы газапларны кичергәннәргә игътибар һәм ихтирам булсын дип, һәйкәл кую турында сөйләштек. Моны мин районның ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗановка да җиткердем. Ул милләтпәрвәр һәм ватанпәрвәр шәхес буларак, шушы идея белән янып яши башлады. Бер көнне искә алу билгесенең әзер булуын да әйтте. Барысын да үзе эшләп чыккан, кемгәдер әйтеп тә тормаган. Чыннан да “Великий человек велик лишь на делах, и свою он велику думу думает без шуму”. Бару көнен дә билгеләдек. Хәмит Галимҗанов, Хәмит Гәрәев, Күлле-Киме имам-хатыйбы Галимҗан хәзрәт юлга чыктык. Алдагы көнне яңгыр койды, инде бара алмабыз дигәндә генә иртән кояшлы, чалт аяз көн, изге көчләргә ничек ышанмыйсың бу очракта!
Киттек Суслонгерга. Чит территориягә нәрсәдер кую өчен рөхсәт кирәк, поселкомга рөхсәткә кердек. Поселком рәисе Суслонгер эчендәге «Воинское захоронение»га алып китте. Борынгы зират эчендә обелиск, берничә һәйкәл, Арча районы һәйкәле күзгә ташлана. Менә шунда күмгәннәр инде авыр хәлдә лагерьдан җибәрелеп госпитальдә үлүчеләрне. Шушы хәрби каберлектә өч йөзгә якын кешенең исемлеге бар. Анда безгә экскурсияне алып бару өчен җирле эзтабар Цветков Артём Владимировичны тәкъдим иттеләр. Яшь егет, югары белемле тарих укытучысы, ләкин үз тормышын журналистикага, эзләнүләргә багышлаган. Ул үзенең ничек итеп эзләнү эшләре белән мавыгуы турында сөйләде.
2008 елда лагерьда үлгән 178 кеше турында билгеле була. 2020 елда шушы исемлеккә 90 кеше өстәлә. Бу мәгълүматны “Память народа” сайтыннан карап була. Ә инде 2025 елга кадәр архивлар аркылы тагын 600 кеше билгеле була. Киләчәктә монда махсус шушы вакыйгаларга багышланган комплекс булачак, аның проекты белән дә танышып кайттык.
Поселком җитәкчесенә рәхмәтебезне белдереп, лагерь урнашкан урманга юл тоттык. Шушы Суслонгер өйрәнү лагерендә ике дивизия була: 31 запас бригада һәм 47 өйрәнү дивизиясе, һәрберсендә 4-5әр полк. Шуларга 3 гаубица полкы һәм 3 бүлек өстәлә. 1941 елда гына егерме мең солдат өйрәтелә. Шуның 11 меңе фронтка җибәрелә, калганнары хәрби училищеларга.
Лагерьда яшәү шартлары кырыс, күпләп-күпләп кеше кырыла. Сәбәбе: «сыпной тиф», пневмония, туберкулёз, ангина. Ашау бик начар. Тиешле ризык солдатларга җиткерелми, каядыр юкка чыга. Укулар 10-12 сәгать дәвам итә. Солдатларның күбесе землянкаларда яши. Бүгенгәчә землянка булган урыннарны чамалап була. Кайберләрендә такта ятаклар да юк. Кеше җиргә ята, шуннан эшкә китә. Суслонгердан лагерь эченә кадәр кул көче белән «узкоколейка» да төзелә. Бүген аның туп-туры юлын күреп була. Тимер юлы юк, шпалалар сакланган. Землянканы җылыту өчен урман да кисә солдатлар. Атуга өйрәнергә бара, кайтканда утын кыстырып кайта. Нык чирлеләрне Суслонгерга госпитальгә җибәрәләр. Авыруларын тазарта алмаганнарын өйләренә озатканнар. Ә менә хәзер йөрәкне өшеткеч мәгълүмат: госпиталь китаплары сакланган, анда солдатларның 2-3 дәрәҗәдәге дистрофиядән үлүләре турында теркәлгән. Кеше бу очракта үзенең 30% авырлыгын югалта. Ленинград блокадасындагы кебек! Норманы үтәмәгән кешегә ярты норма азык биргәннәр, вәхшилекне генә карагыз әле, аның атына да ярты норма солы. Ничек итеп тән тотып булсын бу очракта!
Режиссёр Станислав Ростоцкийны күбебез “А зори здесь тихие” фильмы аркылы беләбез. Ул да шушы лагерьда булган. Аның сөйләвенчә, солдатларны алып килгәч, ике атнага карантинга куйганнар, ә бу ике атна ризыксыз торуны аңлата. Япь-яшь егерме яшьлек организм нишләргә тиеш? Шушы чорда бер көнгә лагерьга Климент Ворошилов килә. Мондагы тәртипсезлеккә төшенә һәм азык-төлек белән эш итүчеләрне: склад мөдирләрен, интендатларны, писарьларны полк алдында аттыра.
Сакланган документларда лагерьның схемалары да, карталары да юк. Ләкин 90нчы елларда күп кенә документтан “секретно” грифы алына. Алар бүген киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм. Архивны юк итү очраклары да күзәтелә. Мәсәлән, 130 эш урынына 50се генә сакланган, ниндидер билгесез сәбәп белән алар юкка чыккан. Лагерь территориясендә күмүләр турында сорашкач, юк дип җавап бирделәр безгә. Алар барлыгын исбатлаучы бер документ та юк. Сугыштан соң лагерь ябыла. Анда булган йортларның күбесе Суслонгерга кайтарыла. Ул чорда анда «Леспромхоз» да эшләп ала. Землянкалардан тыш лагерьда бараклар да була. Бараклар бик матур күл янына урнашкан булган. Исеме дә матур – Көмеш күл. Суы искиткеч тә чиста, көмеш сыман ялтырап тора. Күлдә дә укулар бара. Монда йөзү күнекмәләре өстендә эшлиләр. Бүгенге көндә ул ял итү зонасы. Лагерь турында монда бер ни хәтерләтми. Махсус гидыбыз булмаса, без дә бернәрсә дә күрмәгән булыр идек.
Без үзебезнең төп эшебезгә тотынабыз. Хәмит Галимҗановның прицепыннан истәлекле бүләкне алып, аны кора башладылар. Җирне тигезләп, матур итеп чистарттылар. Косилкасын да онытмаган безнең ветераннар советы рәисе, барысы да уйланган. Гидыбыз да булышып йөрде. Ул безнең халыкның Бөек Ватан сугышында үлгәннәргә игътибарын ассызыклап билгеләп үтте.
Галимҗан хәзрәт ике каберлектә дә вафат булучыларга дога кылды. Махсус алып барды Хәмит Галимҗанов имам-хатыйбны. Галимҗан хәзрәт хаҗи дә бит әле ул. Шулай зурлап килеп кем догалар укыды икән мөселман кардәшләребезгә? Аллаһның рәхмәте белән урыннары оҗмахта булыр, рухлары шат булсын.
Аннан барыбыз бергә истәлеккә фотога төштек. Күңелләр дә тынычланды. Хәмит Гәрәевнең бик зур теләге дә иде бу. Барыбыз да изге эшне баштан алып ахыргача эшләп чыккан Хәмит Галимҗановка рәхмәтле. Бүгенге көндә Югары Ослан, Саба, Теләче, Кукмара, Азнакай районнары һәйкәле янында безнең Әтнә һәйкәле дә бар. Беренче булып Югары Ослан районы куйган булган икән. Һәйкәлләр лагерьның элеккеге капка кырыена куелганнар.
Саимә Сабирова, Күлле Киме авылы, ветераннар советы рәисе




