Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Әтнәдәге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парад Улемсез полк белән башланып китте

Корпункт: 

Әтнәдәге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парад Улемсез полк белән башланып китте. Хәзерге буын, Ватаныбызны саклап һәлак булган бабайларың, әбиләренең фотоларын стенага элделәр.

Рөстәм Хисамиевның Әтнә халкын Бөек Җиңү көне белән котлавы

Корпункт: 

Хөрмәтле тыл ветераннары! Кадерле сугыш чоры балалары! Райондашлар һәм кунаклар!

Олы Мәңгәр авылында Җиңү бәйрәме

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алабыз. Шул уңайдан Олы Мәңгәр авылында бәйрәм тантанасы узды. Елның-елында Бөек Җиңү көнен зурлап билгеләп үтәләр биредә. Бер генә тыл ветераны да, сугыш чоры баласы да читтә калмый. Авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы бербөтен булып, зурлап әзерләнәләр. Хәтта балалар бакчасы коллективы да, сабыйлар да әлеге бйәрәм тантанасында читтә калмыйлар. Һәр оештырган чараның башында күмәк хуҗалык тора. Быел да күмәк хуҗалык җитәкчесе ярдәме белән сый-нигъмәт тулы өстәл артында өлкәннәрне хөрмәтләп үттеләр.

Ары авылында зур тантана

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ары авылында да батырлар хөрмәтенә обелиск ачылды. Аның ачылышында бик зур кунаклар бар иде. Шул исәптән Кулле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев, җирлекнең ветераннар советы рәисе Саимә Сабирова чыгышлары тыңланды. Көн яңгырлы булуга карамастан әлеге чарага килүчеләр дә күп булды. Яңгыр сибәләп тору сәбәпле зонтик астында торырга туры килде. Куңелдәге бәйрәм хисен һава торышы гына узгәртә алмады. Әле бик озак истәлекле вакыйга булып куңелләрдә сакланыр.

Комыргуҗа авылында тантаналы митинг

Корпункт: 

2025 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы. Бу дата бөтен дөнья өчен дә, Татарстан өчен дә изге хәтер һәм горурлык символы. Бүген Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан Комыргуҗа мәктәбендә тантаналы митинг булды. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә төзелгән обелискка чәчәкләр куелды.

Батырларның даны - мәңгелек!

Корпункт: 

Каенсар авылындагы обелиск янында тантаналы чара узды. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, бу чарага беренчеләрдән булып килгән Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин: – Бик кирәк яңгыр бу, Бөек Җиңүне яулап шаһит киткән батырлар рухы сорап алгандыр аны, – дип куйды. Шунда ук районыбызда бик уңышлы барган язгы чәчүне, сөт җитештерүдә барган уңышларыбызны санап узды.

Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чарасы узды

Корпункт: 

Бу дата бөтен дөнья өчен дә, Татарстан өчен дә изге хәтер һәм горурлык символы. Сугыш чоры батырларының балалары һәм оныклары буларак, без аларның батырлыгын мәңгеләштерү һәм тынычлыкны саклау бурычын давам итәргә тиешбез. Шул уңайдан Бәрәскә авыл җирлегендә зур бәйрәм чарасы узды

Күәм авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантана

Корпункт: 

Мәдәният һәм мәгариф, бу очракта, Күәм мәдәният йорты һәм урта мәктәп хезмәткәрләре бик матур чара бүләк иттеләр. Күпсанлы Күәм авылы халкы матур бәйрәм чарасы шаһиты булды. Тантанада чыгыш ясаган Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллин, Күәм урта мәктәбе директоры Хәмит Хәкимҗанов бу Бөек Җиңүнең бөтен кешелек, аерым алганда Күәм авылы халкы өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы, аның ничек яулануы, стеллада исемнәре уелган батыр авылдашларының ничек тырышуы турында сөйләделәр.

«Сезнең тормыш - үзе батырлык!» күргәзмәсе

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан геройлар турында истәлекле тарихи күргәзмә: Дары төтене белән сугарылган өчпочмаклы хатлар, батырлык турында сөйли торган орденнар. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры фойесында "Сезнең тормыш – үзе батырлык" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Әтнә районында туган совет солдатлары һәм офицерларының батырлыкларын чагылдырган бу экспозиция тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән геройлар истәлегенә багышланган.

Дусым авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде

Корпункт: 

Дусым авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үтте. Тантананы Равил хәзрәт Коръән сурәләре укып, Ватанны саклау юлында һәлак булган авылдашларыбыз, шулай ук хәзерге заманда да изге бурычын үтәп һәлак булучылар рухына дога кылып башлап җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин сугыш чоры балаларын, килгән кунакларны ихластан Җиңү бәйрәме белән котлады.