Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, яшьлеге урман кисү кебек авыр хезмәт белән үткән Шәмсенур апа тумышы белән Арча районы Иске Кишет авылыннан. Хәер, ул туып-үскән чорларда да, хәзер дә Әтнә белән тыгыз бәйләнештә була инде ул авыллар. Колхозлары гына аерым булгандыр.
Иске Кишеттән Иске Мәңгәргә килен булып төшкән Шәмсенурның да хезмәт сөючәнлеген бик тиз күреп алалар. Башкалар кебек үк, хезмәттә дә сынатмый ул, гаиләсен дә алып бара.
Тормыш иптәше белән бергәләп өч кыз, бер егеткә тормыш бүләк итәләр. Кызганыч, Тәлгатьләре бик иртә, янып торган егет чагында фаҗигале рәвештә вафат була. Ана йөрәге өчен бик зур яра инде бу...
Аллаһка шөкер, Шәмсенур апа бүген кызларының, оныкларының, оныкчыкларының кадерле кешесе, киңәшчесе, терәге булып, хөрмәттә тыныч кына гомер кичерә. Дүрт баласына алты оныгы, 8 оныкчыгы бар аның бүген. Җәйләрен үз нигезендә, күршедә генә торган Бибинуры тәрбиясендә булса, кышларын Ижевск шәһәрендә, төпчеге Ләлә белән бергә үткәрә. Казаннан Зәйтүнәсе еш кына кайтып хәлен белеп торса, Әтнәдән оныгы Эльмира гаиләсе дә дәү әниләре өчен җанын ярып бирергә әзер.
Инде кабат хезмәтенә хөрмәт турында искә төшерсәк, олы юбилее белән котларга «Мәңгәр» күмәк хужалыгы җитәкчесе Тәлгать Мостафинның вакыт табып килүе үзе өчен үзе сөйли.
Шәмсенур апага килгәндә, аңа сәламәтлек һәм тыныч картлык телисе килә.
Ачык йөзле, тормыштан тәм табып яшәгән әбекәйнең гомере озын булсын иде.
