“Без - сугыш елы балалары, - ди тыл ветераны Нурәхмәт Хәким улы Галиуллин. Безнең буын язмышына тирән эзен салды ул сугыш”. Яшьләренә күрә күпкә олыгайта аларны сугыш, берсе артыннан берсе авырлык-сынаулары белән чыныктыра, ныгыта да. Бөтен гомерләренә җитәрлек күркәм сыйфатлары әнә шул елларда ук бөреләнмәгәндермени? Тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең һәм тырышлыгың белән ирешергә өйрәнгән, егылсаң да еламаска, тешен кысып түзәргә, сер бирмәскә күнеккән алар. Нурәхмәт абый 1931 нче елның 5 нче маенда Мәрҗән авылында дөньяга килә. Мәрҗән башлангыч һәм Комыргуҗа җидееллык мәктәпләрен тәмамлагач, колхозда эшли башлый. “Иң беренче хезмәтем – бабайлар тубал белән чәчү чәчкәндә юл күрсәтү булды, “ – дип искә ала Нурәхмәт абый. Сугыш башлангач, әтиләре, ике олы абыйсы сугышка китә. Хәким абый олы яшьтә булу сәбәпле хезмәт армиясенә алына. Абыйлары сугышның бөтен авырлыгын күреп, төрле яралар алып, исән-имин әйләнеп кайталар. Алар киткәч, иң олы бала булып Нурәхмәт абый кала. “Бик авырга туры килде, ашарга җитмәде. Хәтта ачлыктан шешенгән вакытлар да булды”, - дип искә ала ул. Әниләре көне-төне эштә, балалар, йорт-җирне карарга вакытлары да юк. Өйләренең түшәме ишелеп төшә. Берничә ай күршеләренең мунчаларында яшиләр. Җизнәләре өйләрен яшәрлек хәлгә китереп рәтләп бирә. Әтиләре кайтканда бик авыр хәлдә булалар. “Шуннан соң гына азрак тернәкләнеп китә алдык”, - ди Нурәхмәт абый. Менә шундый мең газаплар белән сугыш еллары артта кала. Тыныч хезмәт еллары башлана. Егерме яшьтә хәрби хезмәткә алына, 3 ел Мәскәү өлкәсендә хезмәт итеп кайта. Хәрби хезмәт үтәгәндә дә сынатмый авылдашыбыз – мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, Үрнәктә тракторчылар курсларында укып, тракторчы булып эшли башлый. “Чылбырлы тракторда эшли башладым, барлык төрләрендә дә эшләргә туры килде. Басудан кайтып кермәдем. 40 ел буе шул хезмәтне башкардым”, - дип хезмәт юлын барлый тыл ветераны. Колхозда иң тырыш механизаторларның берсе була Нурәхмәт абый. Аның хезмәт уңышлары турында ул алган рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре сөйли. Намуслы хезмәте өчен 1970-1980 елларда районның иң алдынгы тракторчысы исемнәренә берничә тапкыр лаек була. Рәсеме районның мактау тактасына куела. “Ударник девятой пятилетки”, “Ударник десятой пятилетки”, “Ударник коммунистического труда” дигән мактаулы исемнәр ала. Намуслы хезмәте өчен “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән ике тапкыр бүләкләнә. “Атказанган тракторчы”, “Атказанган колхозчы” исемнәренә лаек була Нурәхмәт абый.