Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Әтнә районы Түбән Көек мәктәп укучылары тыл ветераннары белән очрашты.

Корпункт: 

Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары тыл ветераннары Шәйхиева Нурания һәм Бәйрәмова Гыйзелбанат апалар белән очрашуда булдылар. Өлкәннәрнең дәһшәтле сугыш елларында күргән авырлыклары, хезмәтләре турында сөйләве укучыларны уйланырга мәҗбүр итте. Алар чын күңелдән тыл ветераннарына сокландылар һәм рәхмәт әйттеләр.

Әтнә районы Олы Мәңгәр мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бик зур чара булып узды. Cугыш чоры балалары белән очрашу.

Корпункт: 

Әтнә районы Олы Мәңгәр мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур чара булып узды. Бу юлы өстәлләр артына хөрмәтле кунаклар - сугыш чоры балалары чакырылган иде. Мәдәният йортының фойесын тутырып утырган кунаклар - сугыш чорында туып, ул елларның ачысын төчесен сабый чактан татыган, күпләре әтиләрен бөтенләй дә күрмичә, әтилеләргә кызыгып үскән , күргәннәре дә туйганчы әти назын тоеп кала алмаган тулы бер буын.Әлеге матур чара җирле үзидарә һәм күмәк хуҗалык тырышлыгы белән әзерләнгән.

Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары сугыш ветераны Баһаветдинов Габделхәй абый белән очраштылар.

Корпункт: 

Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары сугыш ветераны Баһаветдинов Габделхәй абый белән очраштылар. «Ветеран үзе үткән фронт сукмагы турында сөйләгәндә, күз алдына сугыш турындагы куркыныч кинолар килде», – диде укучылар. Бу очрашу аларда зур тәэсирләр калдырды.

“Җирле материалларга нигезләнеп, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү” район семинары.

Корпункт: 

Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының “Җирле материалларга нигезләнеп, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү” дигән темада район семинары үтте.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Эрудит” бәйгесе.

Корпункт: 

Олы Әтнә урта мәктәбендә район укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Эрудит” бәйгесе үтте. Укучылар “ Сугышның этаплары”, “Герой-шәһәрләр” , “Күренекле полководецлар” , “Сугыш чоры әдәбияты”, “Сугыш чоры җырлары, кинофильмнары” темалары буенча көч сынаштылар.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры конкурсының район туры үтте.

Корпункт: 

Әтнә районы “Ашыт” спорткомплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры конкурсының (конкурс строевой песни) район туры үтте. Бәйгедә 14 кешелек команда белән район мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты. 12 команда арасында 1 нче урынга Олы Әтнә мәктәбе укучылары лаек булды. 2 нче урынны – Күәм мәктәбе, 3 нче урынны – Иске Өҗем мәктәбе укучылары яулады. Олы Әтнә мәктәбе укучылары зона ярышына барачаклар.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы “Без бәхетле буын“ фестивалендә

Корпункт: 

Казанның “Пирамида“ мәдәни күңел ачу комплексында Татарстанның урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Без бәхетле буын“ - “Мы счастливое поколение“ үзешчән сәнгать фестивале булып узды. Ул ел башыннан барган зона бәйгеләренең йомгаклау концерты буларак үтте. Монда 70тән артык уку йорты катнашты. Һәм әлеге фестивальдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучыларының “Яшьлек“ үзешчән коллективы 5 номинациядә дипломнарга лаек булды.

Лекция "Әтнә районы Бөек Ватан сугышы елларында".

Корпункт: 

2015 елның февраленнән башлап “Әтнә туган якны өйрәнү музее” районыбызның мәктәпләренә чыгып “Әтнә районы Бөек Ватан сугышы елларында” дип исемләнгән лекцияләр циклы алып барылы. Мәктәпләрдәге тәрбия сәгатләре вакытында 1941-1945еллардагы төбәгебез тарихы турында мәгълүматларны туплап 5-11 сыйныф укучыларына тәкъдим ителә. Шулай ук укучыларга материаллар күрсәтелә: китаплар, сугыш чоры фотолары, солдат хатлары һәм архив документларының копияләре. Кулланылган чыганаклар: 1. Алар илгә җиңү алып кайтты.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан.

Корпункт: 

Әтнә районы Олы Мәңгәр халык театры авыл халкына Данил Салихов әсәре буенча куелган “Өзелгән йөзем” спектаклен тәкъдим итте. Театр режиссеры Илнур Шакиров Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш темасын яктырткан әсәргә тукталган. Сәхнә тотучылрның чын күңелдән бөтен барлыклары белән бирелеп уйнаулырын залда утыручыларның мөлдерәмә тулган яшьле күзләре белдерде. Бу спектакльне тәкъдим итеп районыбызның авыл мәдәният йортларына гастрольгә чыктылар.

"Ил аклыгын яклап, җир хаклыгын саклап"

Корпункт: 

6 нчы февральдән башланган район оешмалары арасында барган "Ил аклыгын яклап, җир хаклыгын саклап" дип исемләнгән театраль-концерт тамашаның 8нче апрель көнне гала концерты булып узды. Чыгыш ясаган һәр оешмадан да номерлар сайланып алынып, монда күрсәтелде. Оешмалар арасында барган концерт-тамашаның һәркайсы игътибарга лаек иде.