Ногманова Суфия Ногман кызы 1928 елнын 29 февралендэ Төреклэр авылында икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе 1895, ә әнисе Нәжметдин кызы Хәзәр-- 1896 нчы елда туганнар. Аның белән сөйләшеп утырганда: ”Сугыш чоры турында истә калган хәтирәләрегезне сөйләгез әле,”- дип сорадым. -Сугыш башланганда 5 классны бетергән идем, җәйге лагерьда идем,- дип башлап жибәрде сузен. -1942 елда әти сугышка китте, ә 1943 тә абый сугышка китте. 1943 елда бухгалтерлык буенча укырга Саба районына китә. 1944 елда авылга кайтып баш бухгалтер була, 64 ел эшләгән ул бу эшендэ.Колхозда иң куп стажлы кеше. 1960 елдан башлап бер көн калмыйча баш экономист булып 2008 елга кадэр эшли. “Колхозның төрле эшләрендә дэ эшләдем. Сугышның авырлыгын өлкәннәр белән беррәттән балалар да,яшьләр дә үз җилкәләрендә татыдылар. Тормыш авыр диеп тормадык, тырыштык.Җиңүне тизрәк җиткерү өчен ил белән булыштык”. Әтисе Ногман 1945 елда сугыштан кайтып 1975 елга кадэр авылда мулла булып торган. Әнисе гади колхозчы булган. Абыйсы Харис сугыштан 1948 елда исән имин авылына әйләнеп кайта, Япон сугышында да катнаша ул.