Бөек Ватан сугышы чоры балалары газета-журнал битләрендә үзләренең истәлекләрен бастырып киләләр. Күңелгә сеңгән вакыйгаларны мин дә язып китмәкче булам. Мин- авыр сугыш елы баласы. 1936 нчы елда Олы Әтнә авылында Баязитов Габдулла һәм Мөнәвәрә гаиләсендә туганмын. Хәтеремдә, минем әбием-Баязитова Зәкия, сугыштан соң миңа улының фронттан килгән хатларын укыта иде. “Кызыл армия сафларында хезмәт итүче улың Госманнан”,-дип башлана иде ул хатлар. Бер хатында әби аңа шигырь язып җибәргән.
Чыгып айларга карыймын
Тәмам унбише җиткәчтен.
Сагынам да, сабыр итәм.
Балам сугышка кичкәчтен.
Яфрак яшь гомер икән,
Ботаклары-бала икән.
Газиз балаңнан аерылгач,
Сагынуы яман икән.
Хатны алгач, Госман абый бер агачка сөялеп елаган. Хатка җавап булмаган. Хәтер китабында “Баязитов Усман, 1917 елгы. Тверь өлкәсендә 24.02.1942 елда һәлак булды” дип язылган юлларны гына укырга насыйп булган әбиемә. Әбием төшләрендә улы Госманны күреп, гомер буе кайтып килмәсме дип көтте.
Сугыш вакытындагы, сугыштан соңгы кайбер вакыйгалар һич истән чыкмый. Ач үсмерләрнең ул чорда газап чигүләрен һаман олы апам Роза белән искә төшерәбез. Мин очрашкан саен аңардан сорашам, ул күбрәк хәтерли. Күршедә генә Харис исемле абыйның ачтан үлгәне истә. Ул колхозда эшли иде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай “Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычлыкта аттан артык эшлибез.”- дип язса да, тормыш авырлыгы, ачлык-ялангачлык халыкны изде, кырды.
Тормыш итү авырлыгыннан балалар да читтә калмады. Айсылу исемле 1930 нчы елгы икенче апам кыш ягу өчен басу-кырларга барып әрем җыя иде. Еш кына мине дә утыртып шунда алып бара. Әремне төягәч, мине арбага, әрем өстенә утырта иде. Мин кечкенә булсам да, апайга авыр була дип, утырмаска тырыша идем.
Мәктәптә уку еллары да, авыр сугыш елларына туры килде. 1944 елда беренче сыйныфка укырка кердем. Сыйныф бүлмәләре бик салкын була иде. Тәнәфес вакытында укучылар хәрәкәтле уеннар уйнап җылына иделәр. Без коридорга аларны карарга чыга идек. Өлкән сыйныф укучылары ике рәткә төзелешеп басып, бар укучыны сикертеп чыгаралар иде. Тәнәфес беткәнче, һәр укучы кулга-кул тотынышып сикереп чыгалар. Бу уен яхшы җылыну чарасы булгандыр күрәсең. Аның исеме “Бака сикертү” дип атала иде. Өлкән сыйныфларны дәресләрдән соң Каенсар урманына утын әзерләргә алып баралар иде.
Авыр балачакның күңелле вакытлары да булган. Данлыклы “Әтнә базарын” Г.Тукай да үзенең истәлекләрендә язып калдырган. Алар Сәгъди абзый белән Әтнә базарына килүләрен, анда алган ак күмәчне Кырлайга кайтканда кечкенә Апушның чеметеп ашап бетерүләрен, автор мавыктыргыч итеп язган. Менә шул Әтнә базарына көнкүреш товарлары сатырга күрше мари халкы килә иде. Алар килгән көн безнең өчен бәйрәм була иде. Аларның милли киемнәре, безгә аңлашылмаган мари телендә сөйләшүләре-безнең өчен кызык та, ят та иде. Без аларны каршыларга авыл башына чыга идек. Миңа кече энем Азат, аның якын дусты Шигапов Марс иярә иде. Базарга килүче марилар Азат белән Марсны ат арбасына утыртып алып баралар иде. Марилар кичтән килеп, безнең күршедә Саттаров Гариф өендә төн куналар иде. Кичен без, Гариф абый кызы Разыя белән алардан мари җырларын, биюләрен өйрәнәбез. Өйгә кайткач, өйдәгеләргә шуларны җырлап, биеп концерт -тамаша күрсәтә идек. Шул җыр такмаклары, бию хәрәкәтләре әле дә истә:
Чәбләм, чүлпе,
Чәбләм, чүлпе
Чәбләм чүлбе кушкайнә.
Бабай дәүкә. Әби дәүкә,
Лучше солдатым кайнә.
Шулай берничә куплет җырлап, кушымтасында марича тыпырдап бии идем. Бу такмак-җырларның сүзләре дә бик дөрес марича булмагандыр инде, тик шулай да, чит-ят телдә җырлау, бию миндә горурлык хисе уята иде. Минем хәзер дә мари халкына хөрмәтем зур.
Сугыш кырларыннан ике абыем - Баязитов Фаяз һәм Нәүфәл исән-сау кайттылар. Фаяз абый сугышта контузия алган. Нәүфәл абый авыр яраланган, госпитальдә озак дәваланырга туры килгән аңа. Тыныч тормышта икесе дә әтиебез юлыннан киттеләр, укытучы һөнәрен сайладылар. Фаяз абый Олы Әтнә урта мәктәбендә химия фәнен укытса, Нәүфәл абый Казан химия технология институтында укытты, доцент иде. Әтиебез Баязитов Абдулла Бари улы да Ленин орденлы укытучы, Олы Әтнә урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә гомерен багышлады.
Бүгенге көндә, аллага шөкер тыныч тормышта гомер итәбез. Илләребез һәрчак шулай имин, күкләребез аяз булсын. Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын!