Безнең илебездә бер генә йортка да сугыш зыкымы тими калмагандыр. Кече Әтнә авылында гына туксаннан артык ир солтаны сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Авылның “Җөлби очы” дип аталучы урамындагы 27 йорттан 25 әзмәвердәй ир- егет сугышның беренче айларында ук фронтка киттеләр. Шуларның 23е сугыш кырында мәңгегә ятып калды. Кайбер гаиләләр бер өйдән икешәр улларын озатты. Һәр өйдә диярлек өч - дүрт бала белән калган әниләребез көн-төн җиңү өчен дип эшләделәр. Аларның инде күбесе якты дөньядан китеп барды. Ятимлектә, фәкыйрьлектә, ач-ялангач, “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән бәхетсез балалары да күбесе бакый дөньяга күчеп бара.
Мин дә шул сугыш китергән ятимлекнең ачысын татып, хәерчелектә, ачлыкта яшәгән сугыш чоры баласы. Каршымда мәктәпнең 1949нчы елда төшкән беренче сыйныф балаларының – сабакташларымның фотосурәте. Укытучыбыз Сабирҗанов Мөхәммәтҗан абый. Аның янәшәсендә без- 1941 нче елда туган балалар. Бер генә баланың да йөзендә елмаю юк. Унтугыз баланың унөченең әтиләре сугыштан кайтмады. Алар бер генә мәртәбә дә “әти” дигән бөек исемне әйтә алмадылар. Күбесенең аягында чабата-оек. Ашарга ипи юк. Кайбер балалар: “Ашыйсы килә”, -дип, дәрестә елап җибәрәләр иде. Хәтердә әле, укытучылар үзләренә дип алып килгән икмәкләрен ач балаларга бирә торган иде. Салкын кыш. Мәктәпләр салкын. Кияргә кием юк. Өйгә кайткач та мичкә ягарга утын, лампага салырга керосин, юынырга сабын, язарга дәфтәр юк. Балалар кечкенәдән эшли башладылар, күлүк суктылар, чабата ясадылар.
Габделнур, Рәхимә, Фердинант.... Барысын да кабат хәтеремдә яңартам...
Габделнур.... Җәмилә апайның алтынчы- төпчек улы. Сыйныфта ул үзенең үткенлеге, яхшы укуы белән барыбыздан да аерылып торды. Укытучыбыз өйгә яттан өйрәнеп килергә шигырьләр бирсә, ул шунда ук аны берничә кабат укып чыгып сөйләп тә бирә иде. Өченче класста укыганда ук ул инде безгә Һади Такташның “Гасырлар һәм минутлар”, “Киләчәккә хатлар”, “Нәни разбойник” дигән шигырьләрен яттан сөйләп, безне шаккаттыра иде.
Балачак дустым, сабакташым Фердинант... Кечкенә булса да арабызда иң эшчәне иде ул. Унике яшьтән колхозда көтү көтте. Җиденче сыйныфны тәмамлагач ат җигеп колхозда эшли башлады. Чөнки ул елларда эшкә яраклы ир-атлар фронтка киткәнлектән, авылда җир кешесенең барлык авыр хезмәте әниләр, әбиләр, балалар өстенә калды. Әниләребез көнне-төнгә ялгап, ачлы-туклы килеш ничә еллар бушка эшләделәр. Авыл халкы ашарга булмаганлыктан иза чикте, ипи төшләргә дә кермәде. Халыкның бар карап торганы көрәк белән казып утырткан бәрәңгесе булды. Шул бәрәңге белән салым түләве тагын да авыррак булды. Сыер тотсаң 300 литр сөт, 20 килограмм ит, кош-корт асрасаң 100 данә йомырка белән салым түләү мәҗбүри иде.
Шул чордагы хатын-кызларның сабырлыклары, түземлекләре турында уйлыйм да, исем китә. Ашлыкны чалгы белән чабалар, көлтә итеп бәйлиләр, кышын молотилкада сугалар иде. Авырлыклардан зарланмадылар, чөнки хезмәтләренең илгә җиңү китерәчәгенә ышанычлары зур булды.
Бу афәтле еллар өлкәннәрне генә түгел, без балаларны да кыенлыклардан курыкмаска өйрәтте. “Әтиләребезгә сугыш кырында тагын да кыенрак”- тормыш пульсы әнә шуңа буйсынды. Сүзгә саран, сирәк кенә килгән солдат хатлары шуны сиздерә.
Салкын кыш айларында иптәш малайлар белән курка-курка билдән кар ерып колхоз басуына саламга барулар.... Барысы да хәтеремдә...Салкын өй, буранлы төн. Берничә бала берләшеп төнлә басуга китәбез. Җепшек карлар явып каткан салам эскерте. Шуны кеше күрми торган яктан куышлап керергә кирәк. Юешләнеп, җитмәсә бармак очлары тишелә башлаган бияләй белән саламны йолкып алуы... Күбрәк чыкса күңелләр күтәрелеп китә. Бауны урталай бөкләп шуның өстенә саламны салып кысып бәйлисең. Караңгы төндә, каравылчы күрмәсә ярар иде дип, белгән догаларны укып кайтырга кузгалабыз. Кайтканда юеш бияләй белән тоткан бау кулларны авырттыра. Көч-хәл белән кайтып саламны лапаска ташлагач өстенә утырып ял итеп аласың. Менә кайда ул рәхәтлек....
Дүрт ел буе тилмереп көткән 1945нче елның язы җитте. Сабырлык йөгәнләп торган йөрәкләр ничектер йомшарып калгандай булды. Теләк бер генә- әти белән очрашу иде. Ул көннәрне барлык балалар, әниләр әтиләренең, ирләренең менә-менә елмаеп ишек ачып кайтып керер дигән хыял белән яшәде. Ләкин, бик күп авылдашларның саумы, диеп ишекләрен шакучы булмады.
Минем әти 1945нче елнын август аенда гына кайтты. Бүген дә хәтеремдә: әтине ат белән кайтардылар. Капка төбе тулы бала-чага. Кемнәрдер миңа: “Әтиең кайткан бит, әтиеңә бар,”- диделәр. Әти мине шунда күтәреп алды. Минем кебек үк малайлар-кызлар берсен-берсе уздырып әтидән: “Безнең әтине күрмәдеңме? Кайчан кайта икән инде ул?”- дигән сораулар яудыра башладылар. Әти аларга нәрсә дип дә җавап бирә алмады.
Сугыштан соңгы елларда да тормыш тиз генә җайланмады әле. Ирләре, әтиләре яу кырында ятып калган аналарга, балаларга бигрәк тә кыен булды. Әтиләренә бирелгән пособие дә аларны тиз генә ачлыктан, фәкыйрьлектән коткармады. Бик аз иде ул – дүрт сум. Бу акча түләүләргә китеп барды. Балаларга бу пособиедән кинога керергә биш тиен дә калмый иде. Ә киноны бик тә карыйсы килә иде. Мәчетне җимереп салынган клуб тәрәзәсенең ябылмый калган ярыгыннан сәгатьләр буе этенә – төртенә кино карый идек.
Сугыш, сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Киләчәктә кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып җир йөзендәге тынычлыкны, иминлекне саклап яшәсеннәр иде. Сугышлар беркайчанда булмасын. Тыныч тормышта балалар тусын, барысы да әтиле-әниле булып үссеннәр иде! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый.

