Мин, Шәмсиева Луиза Әһли кызы, сугыш чоры баласы, 1935нче елда туганмын. Күлле-Киме – минем туган авылым. Минем бөтен тормышым шушы авыл белән бәйләнгән.1958 нче елдан хәзерге көнгә кадәр туган авылым мәктәбендә эшләүне дәвам итәм.
Тормышта мин дә чордашларым барысын кичергәннәрнең да күрдем, кичердем. Заман безне төрлечә сынады. Шуны ачык аңладым: нинди кыен вакытларда да рухи азыктан аерылырга ярамый икән. Моңын, рухи дөньясын югалтмаган халык кына яшәячәк.Тормыш ул өй эче балкып торса да, хәсрәт белән тулса да туктап тормый, дәвам итә икән. Минем балачагым ләгънәтле сугыш елларында, аннан соңгы илне тергезү белән бәйле авыр заманда үтте. Сугыш алып килгән фаҗигаләр, авырлыклар күңел түрендә саклана. Сугыш бетүгә 70 ел, миңа 80 яшь. Күпме сулар аккан, күпме җилләр искән. Балачактагы әрнүләр һаман сыкрый. Кеше язмышларын ачып бетереп булмый. Бу – табигый хәл.
Истә калган балачак хатирәләре.
Әти юк. Бер әнигә өч кеше: әби, апам белән мин. Әнием мәктәптә эшләве өстенә төрле җәмәгать эшләренә дә катнашты: заемга яздыру, налог җыю дисеңме... Колхозга да булышты. Печән өстендә колхозчыларга ашарга пешереп торды. Без дә колхозчылар арасында булдык, кулдан килгән кадәр булыштык. Ашарга ипи, кияргә кием юк. Ягарга утын,лампа яндырырга керосин юк. Язарга дәфтәр, кәгазь- китаплар, каләмнәр юк. Юктан башка бер нәрсә бар: ул да булса – хәсрәт тулы күңел. Аптырагач, өч хуҗалык – Маһинур, Марзия апалар белән бер өйдә яши башладык, лапас түбәсендәге саламнар да ягылып бетте. Сугыш бездән бик еракта булса да, көндезләрен мичләргә ягу тыелды. Кичләрен, өйләрдә лампа яндырыр алдыннан, тәрәзәләрне томалап куюлары истә. Дошманнан шулай сакланганбыздыр инде. Юынырга сабын юк, авылда берничә “кара мунча”. Кешеләрнең тәнен бет, корчаңгы, күзләрен трахома басты. Өйләрдә таракан, борча, кандала хакимлек итте. Әнием утын, салам көленә су салып тондыра, аннан соң ләгәнгә утыртып безне юа. Корчаңгыга каршы “креолин” дигән дару тидерә. Ул бик ачыттыра иде, исе дә бик сасы булып истә калган.
Беренче сыйныфта укыганда, укытучы Разия апа мине үзләренә – Шашы авылына кунакка алып кайтты. Иптәш кызым Фидусиянең кофтасын алып тордым. Җәяү кайтабыз. Мин укытучыма Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” дигән поэмасын яттан сөйләп кайтам. Өйгә кайткач кофтаны салдырып өстәлгә куйганнар иде, ул хәрәкәтләнә башлады, бу хәлләрне искә төшергәндә хәзер дә тетрәп куям.
Мәктәптә укый башлагач, патриотик җырлар җырлап, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, эшкә – башак җыярга баруыбыз истә. Басу – кырларда калган башакларны җыеп, колхоз амбарларына тапшырдык. Кырда үскән борчакны каравылчы саклый, бик кызыксак та ашап булмый. Ничек ул вакытта бала-чаганы кызгану булмаган? Аңлый алмыйм.
Безнең ашаган ризык – черек бәрәңге, чыпчык кузгалагы. Фермага дуңгызларга кайткан ризыкта безнеке иде. Яз җитүгә - без болында. Яңа чыккан акбаш, кычыткан, какы, кәҗә сакалы дигән үләннәр белән тукландык.
Уеннарны да онытмадык: балык тоттык. Кечкенә, бармак кадәр балыклар. Һәр тотылганын җепкә тезеп барабыз. Озаграк тотсак: ” Әни ачуланмаса ярар иде”, -дип тели – тели кайтабыз, чөнки кечкенәдән без йортның төп хезмәтчеләре, эшкә батыр булып үстек.
Биш таш уенын яраттым: 4 ташны 4 урынга куясың да, бер ташны өскә чөеп, җирдәгесен аласың. Соңыннан, 4 ташны да бергә алырга кирәк. Җиргә сызыклар сызып, ике аяклап, аннан соң бер аяк белән генә сикерә идек.
Сугыш вакытында бүреләр дә, ризык эзләп, авылга ияләштеләр,кичләрен йөрергә куркыныч. Акбай исемле бик акыллы этебез бар иде, аны бүреләр ашады. Шуңа без бик кайгырган идек.
Беркөнне урамнан йөгереп кайттым да: “Әнием, Гитлерны тотканнар, авыл советына алып кайтканнар”,- дим. Ул - арышлар арасында яшеренеп яткан “качкын” булган икән (яшеренеп йөрүчеләрне качкын дип йөриләр иде).
Сугыш алып килгән авырлыклар, югалтулар, күңел яралары бик күп. Дөнья бүген дә тыныч түгел. Шул ук үтереш, кан кою, ятим балалар, тол хатыннар, гарипләр белән тулылана бара. Сугыш афәтләрен күрергә язмасын иде балаларга. Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын иде.
Биш –алты яшьлек чакларымда әби, мине җитәкләп, авылдан өч чакрым ераклыктагы Бактачы авылына кунакка алып бара иде. Болын буйлап барасы. Чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, исләре дә, төсләре дә төрле-төрле. Әби файдалы үләннәр җыя, мине дә таныштыра: мәтрүшкә, бака яфрагы, кузгалак, акбаш, тагын әллә ниндиләр. Әби кызы идем мин (әни көне буе эштә). Ул мине табигать белән дә таныштырырга тырышты. Әбием, Мөхәррәм кызы Мәчтүрә, йомшак күңелле, шигъри җанлы, ачык йөзле булып күңелдә саклана. Ул күп еллар Яңа Бәрәскәнең Гатаулла дигән баена күмәч пешереп торган.
Мин әтиемне бик аз хәтерлим, ике яшемдә аннан аерылганмын. Әтием кыю йөрәкле, тәвәккәл, эшчән һәм көчле кеше булган. Сабантуйларда күкрәгендә утын ярдырткан. Шахтада күмер дә чапкан, Күәм колхозында рәис булып эшләгән, мәдәният өлкәсендә күп көч куйган, “сәнәкчеләр” тарафыннан эзәрлекләнгән, аздан гына үлмичә калган. Күлле Киме урамнары буйлап тротуар җәйдерткән, бик озак вакыт сакланып торды ул тротуарлар. Әтиемнең авыл тарихында урыны зурдан.Ул революциянең яктылык, яңалык алып киләсенә чын күңелдән ышанып, халыкка хезмәт итү эшенә чума. Мондый фидакарьләрчә хезмәт итүгә чик куела. Ул шәхес культы корбаны.
Әнием –Сабирова Хәтимә – орденлы укытучы (1949 елның 1 декабренда “Почёт билгесе” ордены белән бүләкләнә). Тормыш йөген җигелеп тарткан, җәмәгать эшләрен һичбер авырыксынмыйча башкарган йомшак күңелле әниемнең тормышы, эш тәҗрибәсе бик күпләргә үрнәк.Әнием кечкенәдән кызыксынучан,тынгысыз бала булып үсә. Әтисе аңа:”Кызым, син ялгыш кына кыз булып тугансың, синең белән эшләве бик җиңел”,- дип әйтә торган булган. Күлле Киме авылында кызлардан беренче булып, җидееллык мәктәпне тәмамлый ул. Оештыру сәләте зур, матур җырлый. Ефәк көлтәседәй ике озын толымлы, зифа буйлы кыз булып өлгерә. Укуын педагогия училищесында дәвам итә, яшьтән укыта башлый: балалар белән дә, ата – аналар белән дә уртак телне тиз таба. Әтием аны ничек тә үзенә карата, тормыш башлана, ике бала туа. Алар сигез генә ел бергә яши алалар. Ике бала белән әнием 29 яшендә тол кала. Торырга өй дә, ашарга ризык та юк. Ике баласын ияртеп, әни үзе туган төп йортка кайта. Анда әби – бабай, кызы белән туган апа яши. Абый шәхес культы буенча төрмәдә. Кеше күзенә карап өйдәш булып яшәүләр, авылдан авылга күчеп укытулар башлана. Ачлыкны күп күрсәк тә, салкын кышларда туңып яшәсәк тә, әнием безне чын кешеләр итеп үстерә алды. Әнием тумыштан нечкә хисле, һәр нәрсәне тирән кичерешләр аша кабул итүчән иде, шигъриятне, матур әдәбиятны, җырны сөеп яшәде, эштә дә , өйдә дә таләпчән, чиста, пөхтә булды. Бик яшьтән үзешчән сәнгатькә тартылып яшәгән, бу кызыксынуы гомеренең соңгы көненә кадәр кимемәде.
Әнигә 19 яшь. Җогып авылында укыткан вакыты. Кимегә Казаннан күчмә театр килә, көтмәгәндә баш рольне уйнаучы артист авырып китә. Нишләргә? Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар: “Бу рольне Хәтимә башкара алачак, аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - диләр. Әнине чакыртып кайтаралар. Спектакль өзелмичә кала. Әни җырлы рольләрне яратып уйный. Артистлар аның театрга эшкә килүен үтенәләр. Ләкин абыйсы – Габдулла Сабиров – Сибгат Хәкимнең укытучысы – мәктәптән аерылырга рөхсәт итми. Зур театрга китмәсә дә, авыл сәхнәсендә әнием башкармаган рольләр калмагандыр. Без өчәү – апа, әби, мин – залның иң беренче рәтендә утырып, бик күп спектакльләр карадык: әни еласа - еладык, ул көлсә -көлдек. Юморга бай, көләч йөзле, йомшак табигатьле әниемне авыл халкы ихтирам итеп яшәде: яшьләр дә, аксакаллар да киңәш, йомыш белән әледән – әле аңа киләләр иде. 34 ел башлангыч классларда укытты, сул кул белән язучы балаларны дөрес язарга өйрәтте. Әле дә авылда “Хәтимә кулы белән яз”, - дигән гыйбарә йөри. Әнием тормыш авырлыгын уен – көлке, җыр белән җиңеп барды. “Кара урман”, “Гөлҗамал”, “Су буйлап”, “Уел”, “Шахта”, “Шомыртым” кебек гүзәл җырларны үзенә генә хас бер моң белән җырлый иде. Әтием үлгән вакытлар. Әнием таң белән җырлый-җырлый мунча яга, моңы иртәнге тынлыкта бөтен авылга тарала. Хатын-кызлар елый-елый сыер сава. -Хәтимә инде бу, моңы белән күңелләрне, җаннарны җылытты, эретте. Ходай аңа сәламәтлек, сабырлык, түземлек бирсен инде, - диләр.Зур йөрәкле, ир йөрәкле әнием. Саф, йомшак күңелле, ягымлы әнием. Укучыларың, сине белгән кешеләр озын толымлы чәчләреңне, ягымлы йөзеңне, уен – көлке белән әйткән сүзләреңне әле дә сагынып искә алалар. Онытмыйлар сине, онытмыйбыз сине, Әнием. Мине бу дөньяга тудырганың өчен, балаларымны тәрбияләгәнең өчен мең рәхмәт сиңа, әнием.
Язмыш миңа мәрхәмәтле булды. Укытучы кызы булып горурланып яшәдем, әнинең йөзенә кызыллык китермәдем. Урта мәктәпне тәмамлаган елны ук, 1953нче елда Казан педагогия институтына укырга кердем. Биш ел буе югары (повышенная) стипендия алып укыдым. Бу елларда да тормыш җиңел түгел иде әле. Иртәңге өчтән чыгып кибеттә ипигә чират торабыз. Тулай торакта беренче елны бер бүлмәдә 54 кыз бергә яшәдек. Титанда су кайнап тора, шуннан аны агызып эчәбез, чәй юк. Стипендия алган көнне кильки балык эләгә, бәрәңгене өйдән алып киләбез. Райком секретаре, колхоз рәисе кызлары әйбәт яшәде, билгеле.
Үзем укыган мәктәптә эшли башдадым. Җәмәгать эшләренә дә катнаштым. “Алга” колхозы каршында чыга торган стена газетасын җитәкләдем, радиоузелдан атнасына ике тапкыр колхоз һәм мәктәп яңалыклары белән тапшырулар алып бардым.
Көзен бер ай - ай ярым колхоз бәрәңгесен алдык, язын бәйрәм көннәрендә, дәрестән соң шул бәрәңгеләрне черегеннән аерып тутырдык. Бер минут буш вакыт булмаган.
Мин бик күп еллар Сибгат Хәким белән аралашып яшәдем. Эшем, гаиләм турында аннан җылы сүзләр ишеттем. Сибгат абый безнең гаиләбезнең дусты ул. Бер хатыннан өзекне дә бирим әле:
“Хөрмәтле Луиза. Бөтен токымыгыз белән, Габдулла Сабировтан башлап, Сез булыштыгыз. Бөтен нәселегездә татар культурасына, аның вәкилләренә тирән ихтирам яши. Сезнең кебек кешеләр булганда, безнең әдәбият үсәр, яшәр, киләчәге өметле”.
Шагыйрь үзе исән вакытта ук (1981 ел, 26 декабрь ) музей-әдәби бүлмә ачылды. Бик күп еллар С.Хәкимнең әдәби мирасын халыкка, балаларга җиткереп киләм.
Бик бәхетле мин дип уйлыйм: Сибгат Хәким кебек кешеләр белән аралашып яшәү бәхет түгелмени ул?
Горур да, тәкәббер дә мин кайвакытта. Нечкә хисле дә мин. Һәр нәрсәне йөрәк белән кабул итәм. Нахак сүзне кичерә алмыйм, икейөзлелекне, ялганны күтәрә алмыйм. Намус, вөҗдан белән яши алдым. Гаиләм, балаларым алдында да йөзем ак. Һәркемгә кулымнан килгәнчә ярдәм итеп яшәдем, оныкларымны үстерүдә дә булыштым.
Эшемдә һәрвакыт макталдым, бик күп грамоталар алдым. Россиянең мәгариф отличнигы, ТР Президентының “ Рәхмәт хаты” белән бүләкләндем. Боларның берсен дә теләнеп алмадым. Хезмәтем нәтиҗәләре. Мин һәрвакыт үземне яклап яшәдем, кешегә авыр сүз әйтмәдем. Турысын әйтү гадәтем бар, беркайчан да ярашып яшәмәдем.