- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Чабаксар хакимияте пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, бу шәһәрдә яшәүче якташыбыз Муллахаҗи Закировка тиздән 101 яшь тула.
Аның белән абыйсының кызы – Әлфия ханым Закирова-Галиәхмәтова һәм бертуганының оныгы Рәфыйк улы Рәис аша таныштык.
“Күәм авылында 9 балалы Закирҗан абый гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә ул. Әтисе 5 мәхәлләнең берсендә, кызганычка каршы авылда хәзер бер мәхәллә генә, мөәзин булып тора. Муллахаҗи абыйга 15 яшь булганда, бу гаилә Күәмнән күчеп китә. Тормыш михнәте аларны да читләп узмый – 2 балалары вафат була. 1939 елның көзендә ачлыктан качып, бар булган мал-мөлкәтен сатып Казанга күчеп китә бу гаилә”, – дип башлады ветеран-якташыбыз белән таныштыруны Әлфия ханым.
Закирҗан абыйның 1903 елгы Гарифҗан, 1909 елгы Казанда хәрби хезмәт башкарган Мәгъсүмҗан, 1916 елгы Хәкимҗан исемле уллары сугышка китә. Ә инде өлкән абыйсы Сталинград янындагы сугышта һәлак булганнан соң, әле 17 яшен яңарак кына тутырган, 1924 елның 15 сентябрендә туган Муллахаҗи исемлесе дә фронтка китәргә, дошманнан үч алырга карар кыла. Шулай итеп 1943 елның гыйнварында ул Кызыл Армия сафларын тулыландыра. Бу урында шуны ассызыклау урынлы булыр, шушы көннәрдә генә Гарифҗан абыйның Сталинград янындагы җәсәден ачыклап, аерым җирләгәннәр...
Ә Муллахаҗи Орел, Курск юнәлешләрендәге һөҗүмнәрдә катнаша, бәрелешләрнең берсендә җитди яралана һәм контузия ала. Бу очракны да аерым телгә алу урынлы булыр.
Мина кыйпылчыгы яшь Муллахаҗиның йөрәгенә аздан гына барып җитмичә калган була. Кирәк бит, наркоз булмый. Нәтиҗәдә операцияне, авызына чүпрәк каптырып, ике кулыннан шәфкать туташлары тотып торып ясыйлар. Әле ул гынамы, кыйпылчыкны алыр өчен кабыргасын да сындыралар... Түзгән йөрәккә рәхмәт! Ә гомумән алсак, үз гомерендә барысы 7 операция кичерә, ә бүген 1 төркем инвалид ул.
... Сугыштан өенә 1946 елны гына әйләнеп кайта. Әйтүенчә, аны әнисе язып биргән һәм ул иң кадерле әманәт итеп кадерләп саклап йөргән догалар саклап кала. Озакка сузылган дәваланудан соң, хәрби хезмәтен Кутаиси шәһәрендә дәвам итә – Бөек Җиңүне дә шунда каршылый. Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышы орденының I, II дәрәҗә орденнары һәм “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен” медальләренә лаек була.
Аннан Чабаксар шәһәренә китә. Тыныч тормышта тик ятамы соң безнең әтнәләр! Чабаксарның җиһазлар фабрикасында гади слесарь булып эшли башлап, партия оешмасы секретаре һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешә.
Әдәби телдә әйтсәк, күпне күрә, күпне кичерә ул.
Чабаксар шәһәрендә танышкан Шәмсикамал исемле кыз белән гаилә корып, 2 ул, 1 кыз тәрбияли алар. Бүгенге көндә Муллахаҗи абый аларның кадер-хөрмәтендә яши. Шөкер, бүген дә үз-үзен йөртә, әледән-әле саф һава суларга урамга чыгып керә.
“Шөкер, әле дә аек акыллы ул. Соңгы елларда гына ишетүе бераз начарайды. Шулай да авылда йөргән сукмакларга кадәр хәтерли. 20 еллап элек кызы белән Күәмгә кайтып килгәннәр. Шунда ул сыйныфташын очраткан, тегесе аны танымаса да, Муллахаҗи абый сыйныфташын яхшы хәтерләп сөйләшкән”, – ди Әлфия ханым. Кызганычка каршы, соңгы елны колагы катылана, инде хәтере дә начарая.
Гаилә хәлен кабат искә алсак, югарыда телгә алган 3 баладан тыш, 4 онык һәм 4 оныкчык та тәрбияли.
Аллаһ рәхмәте белән шушы яшькә кадәр яшәү серен дә өлешчә чамалый алдык – 80 яшенә кадәр чаңгы шуа ул, әле дә һәр көнне диярлек физик зарядка ясый икән. Афәрин, якташ!
“Нәселебез маягы ул, аның белән горурланабыз”, – ди Әлфия ханым.
Шунысы кызык, ир-ат линиясе буенча барысының диярлек чәчләре үзенчәлекле көдрә. Бу уңайдан Әлфия ханым:
– Безнең токым нугайлар белән бәйле дигән риваять бар, – ди.
Бәлки, Сөембикә ханбикәне Казан ханлыгына озата килгән Нугай казаклары белән бәйледер бу?! Хәер, монысын тарихчыларга калдырыйк, төгәл белмәгәнне сөйләп булмый.