Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

«Җиңү диктанты – 2025»

Корпункт: 

Диктантның төп максаты - киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Әтнә районының 9-11 сыйныф укучылары, башкарма комитеты вәкилләре, СВОда катнашучыларның әниләре, СВОда катнашучылар һәм теләге булган барлык кешеләр Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына "Җиңү диктанты - 2025" Халыкара тарихи диктантында катнаштылар.

Олы Әтнә авылында «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе үтте

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы кайтавазы хәтерләрдә озак сакланыр әле. «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе максаты – Ватаныбызны саклаучылар истәлеген, шулай ук илебезнең урман байлыкларын саклау. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья күләмендә үткәрелүче «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе кысаларында Олы Әтнә авылында 150 агач утыртылды. Акциянең төп максаты — сугыш чоры батырлары истәлеген мәңгеләштерү һәм илнең урман байлыкларын саклауны яшь буынга тапшыру.

Комыргуҗа мәктәбе укучылары тыл ветеранының хәлен белделәр

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Комыргуҗа урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхтәмова А.С. белән бергә тыл хезмәтчәне Исмәгыйлева Мәрьям апаларына бардылар. Бөек Ватан сугышы вакытында, яшь чагында ул тылда хезмәт итә, фронт файдасына һәм Җиңү хакына авыр хезмәтләр башкара.

«Хәтер яктысы» республикакуләм балалар рәсем бәйгесенең муниципаль этабы узды

Корпункт: 

Мәдәният өлкәсененең профсоюз ешмасы тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган балалар һәм яшүсмерләрдә рухи-патриотик кыйммәтләр һәм өлкән буынга хөрмәт формалаштыруга ярдәм итү, Бөек Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү чараларына җәлеп итү һәм тарихка танып-белү кызыксынуын арттыру максатыннан"Хәтер яктысы" республикакүләм балалар рәсем бәйгесенең муниципаль этабы узды. Барлыгы 3 номинация буенча 53 эш кабул ителде. Жюри бәя биреп, һәр номинациядә 1,2,3 урынны билгеләп, республика этабына эшләрне юллады.

Районкүләм «Батырлык кайтавазы» әдәби шигырь укучылар бәйгесе узды

Корпункт: 

Әтнә үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар елы, Бөек Жиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Батырлык кайтавазы” исеме астында районкүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар Бөек Ватан сугышы, Ватанга мәхәббәт һәм аны басып алучыларга карата нәфрәт белән сугарылган шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләрне укыдылар. Шигырь укучылар бер-берсеннән башкару осталыгы ягыннан аерылып торсалар да, шунысы бәхәссез, алар барысы да үзләренең хисләрен тамашачыга җиткеререгә тырышты. Аларның чыгышын мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде:

Печән чапканда

Корпункт: 

Сугышка кадәрге елларда авылда яшәү бик авыр булды. Чөнки бу колхозлашу чорлары иде.

Әтнә район үзәк хастаханәсе терапевты тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып тикшерә

Корпункт: 

Ел саен район үзәк хастаханәсе терапевты тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып тикшерә. Дөрес, ел дәвамында диспансер күзәтүе астында торганнары авырулары буенча аерым тикшерү узалар. Гадәттә, февраль-март айларында өйләрендә үк кан анализлары да алына. Күлле Кимедә яшәүче тыл хезмәтчәне Рәисә апа Кушаевага ЭКГ үткәрелде. - Сәламәтлек – зур байлык инде ул. Шөкер, вакытында килеп карыйлар. Югыйсә, үзем больницага чыгып китәргә кыенсынам да, - ди 93 яшьлек тыл хезмәтчәне.

Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Ташчишмә авылында да алар нибары икәү генә калды. Ул елларның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган тыл ветераннары Хатирә апа Гарипованы, Борхан абый Сабировны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән искә алдык. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, саулык-сәләмәтлек, озын гомер телибез. Алар моңа лаек. Аларның рухи ныклыгы, түземлелеге Бөек Җиңү китерде.

Бәхетле балачакларын сугыш урлаган

Корпункт: 

Иске Өҗем төп мәктәбендә Ташчишмә авылы китапханәсе белән берлектә сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгәннәр. Бәхетле балачакларын сугыш урлаган аларның. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәклеләр алар. Кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләми. Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган. Алар бүген дә көчле рухлы, күтәренке кәефле.

“Әти” диеп әйтә алмадым...

Корпункт: 

Үткәннәрне искә алып, Вәгыйзь абый әнә шулай дип өзгәләнә иде.