Яңалыклар

Радио СССРга сугышта җиңәргә ярдәм итте.

Корпункт: 

13 февраль көнне Бөтендөнья радио көне билгеләнеп утә. Бу көн 2011 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 36 нчы сессиясендә игълан ителә, ә инде 2012 елда аны рәсми рәвештә БМО Генераль Ассамблеясе хуплый. Бәйрәм датасы очраклы гына сайланмаган - нәкъ менә 1946 елның 13 февралендә Бөтен дөнья өчен мөһим мәгълүмати ресурска әверелгән «БМО радиосы» үз эшен башлаган.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы.

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында ветераннар советы социаль яклау идарәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт әлмәтле – Людмила Даниловна Березова, Николай Афанасьевич Федотов, Миңниса Мифтах кызы Сабирова һәм Анатолий Михайлович Соколов Әлмәт районының мактаулы гражданиннары булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан тәкъдимнәрне хуплады. Моннан тыш, депутатлар корпусыннан яңа мактаулы гражданнар яши торган адреслар буенча исем такталарын яңарту инициативасы килде.

“Сугыш чоры ядкарьләре” күргәзмәсе

Корпункт: 

31 гыйнвар көнне Әтнә районында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә зур чара үтте. Әфганстан, Чечня сугышларында катнашкан, махсус хәрби операциядән кайткан егетләребез кунак булып чакырылдылар. Матур сүзләр, изге теләкләр, йөрәктән чыккан хисләр, барысы да әйтелде. Концерт номерлары бәйрәмне тулыландырды. Кунакларны “Әтнә туган якны өйрәнү музее” тарафыннан оештырылган “Сугыш чоры ядкарьләре” исеме астында вакытлы күргәзмә каршы алды.

Ферма юлында үскән бала

Корпункт: 

Авылның бик матур җирендә: артта – мәктәп, бала-чага тавышы, алдарак борынгы Таш мәчет урнашкан урында аларның йорт-җире. Бәрәскәнең тирән хөрмәткә лаек, тарихны яхшы белүче, өстәвенә, газетабыз хәбәрчесе Әдһәм абый Гайнуллин һәм аның гаиләсе турында бу мәкалә. Язмамны аларның йорт-җире турында башлавым юкка түгел – төп нигездән башка чыгып, һәр бүрәнәгә, тактага хәләл көчен кертеп бастыра бу йортны гаилә башлыгы. – Һәр кадакка, һәр тактага минем кул тигән монда, – ди ул.

Унсигез яшемне тутыртмыйча, әнием мине кияүгә бирде...

Корпункт: 

Бактачы авылында яшәүче Тәскирә Гыйлаҗева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шушы гади генә сүзләр астында үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары, борчулары белән кеше язмышы ята. Тәскирә апа – сугыш чоры баласы. Сугышның ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Мин сокланам аңа. Ул беркайчан да зарланмый. Тормышны ярата, аның эчендә кайный, бүген дә килене белән улына таяныч: ”Иртән дүрттә торып, мал-туар карарга чыгып китәләр, мин аш-су әзерлим”, – ди ул.

Чабата үреп үскән кыз бала

Корпункт: 

Әйшияз авылында яшәүче Нәкыя апа Кадыйрова 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тормышта бик күпне күргән, бик күп кичергән Нәкыя апа. Җәмәгате белән якты хыялларга төренеп, киләчәккә матур планнар төзеп 4 балага гомер бүләк итәләр алар. Динә, Ләйлә, Дилбәр исемле кызлардан соң, Надир исемле төпчек уллары дөньяга килә. Гомумән алсак, бик матур гомер итте бу гаилә. Балалар тырышып, әти-әни йөзенә кызыллык китермәслек итеп укыдылар. Гарифҗан абый һәм Нәкыя апа тирә-яктагылар сокланырлык итеп эшләделәр.

Син хәтердә һәм йөрәктә, Сталинград!

Корпункт: 

2 февраль - Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. «МГЕР»ның Әтнә җирле бүлекчәсендә «Сталинград - Җиңү пароле» дигән батырлык дәресе үтте. «Син хәтердә һәм йөрәктә, Сталинград!» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чараның максаты – яшьләрне Сталинград сугышы белән таныштыру, ватанпәрвәрлек, үз илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү. Шулай ук Әтнә үзәк балалар китапханәсендә патриотик акция узды. Бу акция кысаларында Сталинград сугышы хронологиясе язылган буклетлар таратылды.

Оныгының бабасы турында истәлеге.

Корпункт: 

Мин бабамның батырлыгына сокланам.

8 февраль. Яшь батырларның исемнәрен онытмыйк.

Корпункт: 

8 февральдә 1964 елдан башлап бөтен дөньяда Яшь герой-антифашист көне билгеләп үтелә.Бу көнне антифашист акцияләре вакытында, мәктәп укучысы француз Даниэль Фериның (1962) һәм ирак малае Фадыл Джамалның (1963) гомерләре өзелә.

Тыл ветераны Хәдия апа Гатауллина Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнде

Корпункт: 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразыев һәм районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов тыл ветераны Хәдия апа Гатауллинага Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Васил Шайхразыев Хәдия апаның хәлләрен сорашты. Хәдия апа һәркемгә үзенең изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде. "Шундый матур тормышта яшибез, өйләребезгә газ-су кергән, урамнарыбызда асфальт, тормышыбыз бик матур, бик рәхәт. Илләребез тыныч булсын, мине зурлап, хөрмәтләп килгәнегез өчен исән-имин эшләгез", - диде.