Яңалыклар

Ләшәү Тамак мәктәбе музеенда кунаклар булды

Корпункт: 

Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү һәм горурлык хисләре,хәзерге казанышларга ихтирам, милли үзаң тәрбияләүдә,патриотик рухта укучыларга тәрбия бирүдә музейлар бик зур әһәмияткә ия. Ләшәү-Тамак мәктәбенең Туган якны өйрәнү музееның бер өлеше 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышына багышланган.

Саклаубашта юбилей медальләрен тапшырдылар

Корпункт: 

Саклаубаш мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңунең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Буләкләрне Сарман муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы тапшырды. Сарман район Советы депутаты Билалов Ирик Нуртдин улы һәм авыл җирлеге башлыгы Мухамәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы котладылар.

Юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә

Корпункт: 

Мортыш-Тамак авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Юбилей медальләрен Сарман муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Валиев Ф.А. һәм авыл җирлеге Башлыгы Ахметгараев М.Н. тапшырдылар.