Арский

Корпункт:

РТ, Арский район, город Арск, ул. Сызгановых, 22

Историко-этнографический музей «Казан арты»

Телефон: 8(84366) 3-06-79

Ответственный: директор "МБУ АИЭМ "Казан арты" Камалов Ришат Ренатович

Арский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Арский район (тат. Арча районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан, граничит с Республикой Марий Эл. Территория: 1843,6 км². Райцентр: город Арск.

Нәкыйп Сафинның батырлыгы

Корпункт: 

Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 елда Арча районы Мирҗәм авылында туган. Милләте- татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшләгән. 1940 елдан Совет Армиясендә. 1944 елдан- КПСС әгъзасы. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан.

1238 номерлы «Кызыл Йолдыз» медале

Корпункт: 

Салихов Гатаулла Салих улы 1924 елның 1 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Түбән Оры авылында туган. Милләте – татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда эшләгән. 1942 елдан- Совет Армиясендә. 1943 елдан- КПСС әгъзасы. 1943 елның февралендә — хәрәкәттәге армиядә.

Генерал — лейтенант Сафиуллин

Корпункт: 

Сафиуллин Гани Биккенә улы 1905 елның 1нче июнендә Арча районының Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте – татар. 1928 елдан – КПСС әгъзасы. 7 сыйныф, край совет – партия мәктәбен тәмамлаган. Казахстан ССРның Семипалат шәһәрендә өяз комсомол комитеты инструкторы булып эшләгән. 1927 елдан – Совет Армиясендә. 1928 елда запастагы взвод командиры мәктәбен, 1931 елда Чик сакчылары югары училищесын, 1941 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаган. Полк белән җитәкчелек иткән. 1941 елдан – Бөек Ватан сугышы фронтларында.

Үлеп терелгән Габдрахман

Корпункт: 

– “Габдрахманыңның җырын яздырырга килгәннәр, Миңлебәдәр. Өйдә нишләп ятасың, урман буена бар! Ирең сукада җырлый-җырлый эшли. Казаннан килгәннәр”, – дип, Майтап апа өйгә килгән. Әтинең тавышы бик матур иде. Гел җырлый иде ул. Хәсрәтне күп күргән кеше моңлы була диләр. Бу сүзләр әтигә туры килә. Сугыштан кайткач, аңа басу сукаларга ике ат биргәннәр. Иртүк басуга киткән әтинең моңлы тавышы авыл өстендә яңгырап торган. Җыр тавышы булса, авылдашлар безнең әти икәнлеген аңлаган. Ул башкарган җырны Казаннан килеп, яздырып алып киткәннәр.

Сугыш аның һөнәрен үзгәртте

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә бу көнне яккынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән һәркемне искә алырга, аларның тормыш юлларын өйрәнергә, хәтерләребездә яңартырга тиешбез. Ул елларда фронтта дошманга каршы батырларча сугышкан, тылда намусллы хезмәт иткән якташларыбыз бик күп , без алар белән горурланабыз. Югары Курса авылында туып үскән якташыбыз Госман Бакиров Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан вакытта, Астрахань якларыннан килеп, Казанда югары белем алган биология укытучысы Гөлсем Җамалетдин кызы белән таныша.

Намуслы хезмәт уңыш китерә (ТАССР төзелүгә 100 ел)

Корпункт: 

Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы 1930 елның 29 июлендә районыбызның Угез-Елга авылында туган. Аның балачак һәм яшьлек чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул елларда авылдагы барлык хезмәт хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Сугышка алынган әтисе Сәгъдулла Смоленский янында барган сугышларда һәлак була. Шәрифулла да 12 яшеннән ат белән җир сукалый, тырмалый һәм башка эшләр башкара. Ул мәктәптә укуын тәмамлагач, 1946 елдан “Шушма” колхозында эшли башлый. Аңа һөнәр сайлау турында уйланырга урын калмый, гаиләгә булышырга кирәк була.

Фронтовик язучы якташыбыз Әнәс Галиев иҗаты

Корпункт: 

Бөтендөнья татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайны тудырган Кушлавыч авылында үзенең шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре белән әдәбият сөючеләргә яхшы таныш булган Әнәс Галиев та туган. Ул Бөек Ватан сугышы башланганда солдат хезмәтендә була, сугышның беренче көненнән фронттагы җиңү мизгелләрен дә, дошман көчләренә каршы тора алмыйча чигенү ачысын да үз күзләре белән күргән. Бер ел да ике ай авыр сугышларда катнашып, батырлык үрнәкләре курсәтеп өлгергән якташыбыз авыр яраланып чолганышта кала һәм дошман кулына төшә.

Авылдашлар керткән өлеш

Корпункт: 

Гөберчәк авылының үткәнен беләсе, халкының шөгыле, холык-фигылен ачыклыйсы, тарихын киңрәк беләсе килү нияте белән авылдашларымның гаилә альбомнарына күз салып, карап чыгарга уйладым. Кайсы гына гаиләгә кермә, бик теләп элеккеге фоторәсемнәрне карарга рөхсәт биреп, андагы тарих белән таныштырдылар. Альбомнарда бик тә кызыклы сюжетлы төшерелгән рәсемнәр очрады. Күп гаилә архивында Гөберчәк авылында эшләгән артельфотолары сакланган. Иң беренче эш итеп мин артель тарихын белүчеләрне барладым һәм алардан мәгълүматлар алырга тырыштым һәм түбәндәгеләрне ачыклый алдым.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына. Фронтовик язучы Рафаил Төхфәтуллин (01.01.1924 – 18.07.1994)

Корпункт: 

Яшьли гиздең урман сукмакларын, Чәчәкләрен өздең аланның. Ә мин үстем дала бишегендә, Җырын тыңлап Җамбул бабамның. Бала чакта кызыл галстук тактым Шул атаклы акын муенына... Бу турыда хатлар китте сиңа – Дала аша Идел буена. Ә син яздың Тукай моңнарының Күңелләрне ничек биләвен. Кенәреңдә узган көннәреңнең Шатлыкларын хәтта сөйләдең. Ике деткор малай арасында Сузылуга дуслык җепләре, Гитлер илгә афәт алып килде, Күрешкәнне безнең көтмәде. Яшь каләмне тупка алыштырдык,

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Фронтовик язучы Госман Бакиров (12.03.1896-12.03.1982)

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы елларында татар язучыларының күбесе фронтның алгы сызыгында булалар. Алар дошманга каршы көрәштә батыр сугышчы булып та, фронт газеталарында талантлы хәрби хәбәрче булып та катнашалар. Нинди генә шартларда булмасыннар, алар һәрвакыт язучы булып калалар, әсәрләрендә сугышның чынбарлыгын, совет сугышчыларының батырлыгын яктырталар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә һәркемгә билгеле булган якташ язучыларыбызны искә алабыз, аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын барлыйбыз.