- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
13 февраль көнне Бөтендөнья радио көне билгеләнеп утә. Бу көн 2011 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 36 нчы сессиясендә игълан ителә, ә инде 2012 елда аны рәсми рәвештә БМО Генераль Ассамблеясе хуплый. Бәйрәм датасы очраклы гына сайланмаган - нәкъ менә 1946 елның 13 февралендә Бөтен дөнья өчен мөһим мәгълүмати ресурска әверелгән «БМО радиосы» үз эшен башлаган.
Бөек Ватан сугышы вакытында (22.06.1941 -09.05.1945) радио Совет Армиясендә киң кулланыла һәм җиңүгә ирешүгә ярдәм итә. Сугыш хәрәкәтләре вакытында кулланылган радиостанцияләр саны бик күп була. Радио бигрәк тә Совет Армиясенең һөҗүм операцияләрендә, безнең гаскәрләр алга барганда киң кулланыла. Совет радистлары, снаряд һәм мина шартлавы астында, пулемет уты астында эшләп, җәяүле гаскәрләргә, артиллериягә, танкларга һәм авиациягә фашист илбасарларын тар-мар итәргә булышканнар. Дошман тылындагы партизаннар радио аша «зур җир» белән, партизан хәрәкәтенең Үзәк штабы белән элемтәдә торганнар. Радио тыңлаучылар тәкъдиме белән Бөтенсоюз радиокомитеты сугыш көннәрендә радио аша фронтка һәм фронттан хатлар тапшыруны оештрган. Сугыш чорында Радиокомитет радиодан тапшыру өчен 2 миллион хат алган. Шушы тапшырулар ярдәмендә кешеләр үзара сугыш вакытында югалткан элемтә урнаштырганнар, бер-берсен тапканнар.( интернет чыганаклар)
Төзеде: Х.Әхмәтшин исемедәге Елховой авыл тарихы музее