Спасский

Корреспонденты:

— bolgarbiblio (Бедова Марина), МБУ "Межпоселенческая центральная библиотека" Спасского муниципального района РТ, ул.Хирурга Шеронова, д.19, тел. 8 (84347) 30441, bolgarbiblio@mail.ru

— Мидхатов Ильхам ilkhamm@mail.ru

Спасский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Спа́сский райо́н (тат. Спас районы) — муниципальный район на юго-западе Республики Татарстан.

“Болгар” эзләнү отряды Идел буен төзекләндерә

Корпункт: 

“Болгар” эзләнү отряды әгъзалары Ким поселогында халык яратып ял итә торган Идел буе тирәсен төзекләндерү эшенә керешкән.

Туксан яшь тулды Харымов Петр Дмитрий улына!

Корпункт: 

Никольск авылында яшәүче Петр Харымовка туксан яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашкан, хезмәт ветераны һәм хөрмәткә лаек кеше.

Басков Виктор Александр улына туксан яшь тулды!

Корпункт: 

Красный Валдан авылында Виктор Басковка туксан яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашкан, хезмәт ветераны һәм хөрмәткә лаек кеше.

Һәркемнең хәтерендә

Корпункт: 

Бүген Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула: 1941 елның 22 июнендә таң атып килгәндә фашистлар Германиясе Советлар Союзына бәреп керә.

Өлкәннәргә күбрәк игътибар кирәк

Корпункт: 

Узган чәршәмбедә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар йортында попечительләр советының киңәйтелгән утырышы булды, анда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Утырышта катнашучылар башта интернатны карап чыктылар, анда яшәгән кешеләр белән аралаштылар. Шул ук көнне интернатта өстәмә белем бирү педагогы Варвара Лисюк җитәкчелегендә Балалар иҗат йорты укучылары, шулай ук волонтерлар һәм “яшь гвардиячеләр” чираттагы тапкыр концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Ветераннар тәкъдим ителгән конкурсларда теләп катнашты.

Зиннәт агага сәламәтлек теләделәр

Корпункт: 

9 Май бәйрәме алдыннан республика мөфтияте Иске Рәҗәп авылында яшәүче 92 яшьлек сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Зиннәтулла Гыйззәтуллинны Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакырды. Ул “Туган авылым” комплексында үтте, тантанага Татарстанның барлык районнарыннан сугыш ветераннары җыелды. ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барча кунакларны зур бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм бүләкләр тапшырды. Тантана мул бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Эзләнүләр дәвам итә

Корпункт: 

Районның “Болгар” эзләнү отряды ике атна дәвамында Бөтенроссия хәрби-патриотик “Хәтер вахтасы –2016” акциясендә катнашты. Лидия Кострулева Отряд җитәкчесе, Ким мәктәбе укытучысы Борис Андреяновның бу Бөек Ватан сугышы узган урыннарга сигезенче тапкыр баруы, отряд исә мондый җаваплы миссияне инде җиденче тапкыр үти. Эзләнүләрдә катнашу һәрвакыт көчле тәэсир калдыра, чөнки сугышчан үткәннәр белән очрашуны отряд әгъзалары үз йөрәкләре аша үткәрәләр.

Бер җылы сүз җитә күңелгә...

Корпункт: 

Кожаевка авылында яшәүче Мария Купоросованың да балачагы авыр сугыш елларына туры килгән яшьтәшләренекеннән бер ягы белән дә аерылып тормый. Ачлыктан һәм үзәкләргә үтәрлек суыктан тилмергән ул еллар гомергә онытыла торган түгел. Марина ЗАЙЦЕВА

Хилкова Екатерина Петровнанын юбилеы үтте

Корпункт: 

Бу көннәрдә тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветераннары Болгардан Екатерина Хилкова үзләренен туксан яшьлек юбилейын үткәделәр. Лаеклы тормыш юлын үткән кеше. Екатерина Петровна башта терлекчелектә эшләгән, аннары шәһәрнең төрле оешмаларында хезмәт куйган, ә лаеклы ялга район сельхозтехникасыннан чыккан. Сугыш елларын да, сугыштан соңгы авырлыкларны да күп күрергә туры килгән, шуңа карамастан, сынауларны намус белән үтә алган.