Әйшияз авылында яшәүче Нәкыя апа Кадыйрова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Тормышта бик күпне күргән, бик күп кичергән Нәкыя апа. Җәмәгате белән якты хыялларга төренеп, киләчәккә матур планнар төзеп 4 балага гомер бүләк итәләр алар. Динә, Ләйлә, Дилбәр исемле кызлардан соң, Надир исемле төпчек уллары дөньяга килә. Гомумән алсак, бик матур гомер итте бу гаилә. Балалар тырышып, әти-әни йөзенә кызыллык китермәслек итеп укыдылар. Гарифҗан абый һәм Нәкыя апа тирә-яктагылар сокланырлык итеп эшләделәр.
Нәкыя апа 4 баланың берсе булып шушы Әйшиязда ук туып-үсә. Кечкенәдән авырлыклар күреп үсә алар. Чөнки әтиләре Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Шуңа күрә Нәкыя апа да “эш арбасы”на бик иртә җигелә. Һөнәрчелекне, аерым алсак, чабата үрүне күзләре яшьләнеп искә ала. Бары әни кул астында калган 4 баланы – үзләрен кабат искә төшерде, күрәсең. Ашау-эчү такы-токы булса да, әнә шул әни белән булу барлык авырлыкларны оныттыра.
Соңрак, Нәкыя апа да, җәмәгате дә данлыклы “Игенче” колхозында эшлиләр. Кыскасы, эшләп үскән буын вәкиле ул: фермада эшли, төрле эшләр башкара.
– Ә бүгенге көндә ике кызым тәрбиясендә мин, – дип куана.