- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
8 февральдә 1964 елдан башлап бөтен дөньяда Яшь герой-антифашист көне билгеләп үтелә.Бу көнне антифашист акцияләре вакытында, мәктәп укучысы француз Даниэль Фериның (1962) һәм ирак малае Фадыл Джамалның (1963) гомерләре өзелә.
Бөек Ватан сугышы вакытында, 1943 елда, шулай ук 8 февральдә Краснодон герой-яшь гвардиячеләре - Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко оккупацияләнгән территориядә хәрәкәт иткән «Яшь гвардия» яшерен антифашист комсомол оешмасы әгъзалары гитлерчылар тарафыннан атып үтерелә. Бу февраль көнендә 1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының пионер-геройларын да искә алалар. Аларның исемнәрен туганнары, сыйныфташлары һәм дуслары гына белә-Юта Бондаровская, Валя Котик, Марат Казей, Зина Портнова, Леня Голиков, Галя Комлева, Костя Кравчук, Коста Михеенко, Вася Коробко, Саша Бородулин, Витя Хоменко, Володя Казначеев, Надя Богданова, Валя Зенкина, Нина Куковерова, Аркадий Каманин, Лида Вашкевич. Әмма сугыштан соң аларның исемнәрен бөтен ил белде…
Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авлы тарихы музее