Яңалыклар

Разведка..

Корпункт: 

Әлмәтнең "Татнефть-Поиск" һәм Казанның "Разведка" эзләү отряды Мурманск өлкәсенә юл тотты. Анда алар 1942 елның 26 апрелендә һәлакәткә очраган Пе-3 Совет самолеты төшкән урында эшләячәкләр.

Батыр аналарга Дан!

Корпункт: 

Тиздән халкыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк.80 ел - ул бик күп кебек, әмма шул дәһшәтле еллар калдырган авыр , ямьсез кара буразналар әле бүген дә халык күңелендә төзәлеп бетмәгән тирән яра булып тора.Бүген Елховой һәм Түбән Абдул авылларыда шул чорларда яшәгән авылдашларыбызны бармак белән генә санап чыгарлык.. Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының һәм илебез өчен көрәштә катнашкан авылдашларыбызның олы истәлеге саклана.Музеебыз фондларында тарихи мәгълүматләр дә, истәлекле фотосүрәтләр дә бик күп.

Ватан сугышы Җиңүнең елын билгеләп үтәбез.

Корпункт: 

2025 ел – барыбыз өчен дә үзенчәлекле, Бөек Ватан сугышы Җиңүнең 80 еллыгын, илебездә һәм Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Рәссәй Президенты Владимир Владимирович Путин юбилей медален тапшыруны гамәлгә куйды. Әлеге медаль "Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән солдатлар, армияне кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәре, фашист концлагерьларын, камалыш һәм ачлыкны кичергән, әмма Җиңүгә ышанычын югалтмаган кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә".Шул уңайдан Х.Х.

23 февраль бәйрәм көне.

Корпункт: 

Бикасаз авыл клубында 23 февральгә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үтте, бу чарада катнашучылар ике командага бүленде. Бу чарада һәркем үзләренең акыллы, кыю һәм җитез булуын күрсәтте. Ярышлар нәтиҗәсендә дуслык җиңде, катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Сабирова Минниса Мифтах кызы.

Корпункт: 

Сабирова Минниса Мифтах кызы шул фидакарьләрнең берсе. Быел 22 майда сугыш ветераны үзенең бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп узачак. Әлмәт районының мактаулы гражданины Минниса апа Сабирова Әлмәттә 1990 елдан бирле гомер кичерә. Тумышы белән Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән. Сигез классны тәмамлагач та счетовод булып эшли башлый. 1943 елны сугышка китә. Көнбатыш фронтында 22 нче батальонның 8 нче төзелеш бригадасында хезмәт итә. Күпмедер вакыттан соң аларның батальонын Иркутск өлкәсе Слюданск станциясенә күчерәләр.

Без геройларны хәтерлибез, аларның батырлыклары исән!

Корпункт: 

Әлмәттә «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе кысаларында «Мәңгелек ут» мемориалы янында яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре һәм Җиңү волонтерлары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр куйдылар.

Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт!

Корпункт: 

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен юбилей медальләре һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медале һәм «Әлмәт районының Мактаулы гражданины» исеме белән бүләкләнделәр: Бу геройларның һәрберсе – безнең тарихыбызның һәм бүгенге көннең каһарманнары. Аларның батырлыгы һәм фидакарь хезмәте безгә тынычлык һәм бәхетле томыш дәвам итте.

Һәйкәлләргә сәяхәт.

Корпункт: 

Бүген яшь буынны халкыбызның тарихи традицияләренә, аның улларының һәм кызларының батырлыкларына, бөек казанышлар тәҗрибәсенә өйрәтү бик мөһим. Үсеп килүче буында Ватанга, тынычлык эшенә, Ватанны саклауга әзерлеккә мәхәббәт формалаштырырга кирәк.Шул уңайдан Әхмәтшин Х.Х. исемендәге Елхово авылы тарихы музее хезмәткәрләре "Күбәләк"балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләре буенча экскурсия үткәрделәр.

Сугыш чоры баласы Әминә Хәйруллина

Корпункт: 

Түбән Бәрәскә авылы кызы ул. 95 ел гомере шушы туган авылында, сокланып туймаслык тугайлы болыннарында уйнап, челтерәп аккан чишмәләренең шифалы суларын эчеп, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре буйлап йөреп, басуларында хезмәт куеп узган. Шөкер, матур яшәлгән, бүгенге көндә урыны түрдән Әминә әбекәйнең. Улы Илдус белән килене Гөлсинә тәрбиясендә, оныклар һәм оныкчыклар бәхетен татып, түр башында утыра ул.

Сугыш чоры баласы Фәния Сәгъдиева

Корпункт: 

Фәния әби тумышы белән Күәм авылы кызы. Чандыр гына гәүдәле, сөйкемле йөзле, мөлаем Фәния әбинең үзенә сүз бирик әле.