- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Мин бабамның батырлыгына сокланам.
Минем бабам Рәхимов Һади Шәймәрдән улы 1910 елның 30 апрелендә Әлмәт районының Миңлебай авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәрдән үк 30 яшендә фронтка китә һәм сугыш беткәнче сугыша. Ике тапкыр каты яралана. Минем бабамның бабасы Кызыл Армия офицеры булган һәм күп кенә хөкүмәт бүләкләренә ия. Кызыл Йолдыз ордены, Батырлык өчен медаль, Берлинны алган өчен медаль һәм тагын бик күп бүләкләр. Ул Белоруссия фронтында сугышкан, рота белән җитәкчелек иткән. Бабам Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш беткәч, ул өенә кайта. Ул 1978 елның декабрендә үлгән, ә бомба кыйпылчыгы һәм пуля аның тәнендә калган, чөнки табиблар кыйпылчык йөрәгеннән миллиметрлар ераклыкта булганга күрә чыгарырга курыкканнар. Аны шулай коточкыч сугышта алган кыйпылчыклары белән күмделәр.
Мин бабамның каһарманлыгына сокланам һәм аның Ватанымны сакларга һәм җиңүгә омтылучан холкы белән горурланам.
Рәхимов Нияз Әлфред улы.