Корпункт:
2 февраль - Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне.
«МГЕР»ның Әтнә җирле бүлекчәсендә «Сталинград - Җиңү пароле» дигән батырлык дәресе үтте.
«Син хәтердә һәм йөрәктә, Сталинград!» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Чараның максаты – яшьләрне Сталинград сугышы белән таныштыру, ватанпәрвәрлек, үз илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү.
Шулай ук Әтнә үзәк балалар китапханәсендә патриотик акция узды. Бу акция кысаларында Сталинград сугышы хронологиясе язылган буклетлар таратылды.