Яңалыклар

Тыл ветераны Хәдия апа Гатауллина Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнде

Корпункт: 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразыев һәм районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов тыл ветераны Хәдия апа Гатауллинага Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Васил Шайхразыев Хәдия апаның хәлләрен сорашты. Хәдия апа һәркемгә үзенең изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде. "Шундый матур тормышта яшибез, өйләребезгә газ-су кергән, урамнарыбызда асфальт, тормышыбыз бик матур, бик рәхәт. Илләребез тыныч булсын, мине зурлап, хөрмәтләп килгәнегез өчен исән-имин эшләгез", - диде.

Герой шәһәрләр

Корпункт: 

Сибгат Хәким музеенда Күлле Киме мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Герой шәһәрләр” дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Презентация ярдәмендә шул шәһәрләрдә барган сугыш вакыйгалары, андагы халыкның фидакарьлеге, батырлыгы турында сөйләнелде.

Ленинград блокадасы

Корпункт: 

Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 тулу уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары өчен Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар камалышта калган шәһәрнең ничек батырларча көрәшүен, анда яшәүчеләрнең патриотизм, ныклык һәм батырлык үрнәге булганнарын белделәр, ленинградлыларның авыр тормышын күрсәткән видеоролик карадылар.

“Холокост. Онытырга хакыбыз юк!”

Корпункт: 

1945 елның январенда совет гаскәрләре нацистлар тарафыннан Европа еврейларын юкка чыгару өчен оештырылган Освенцим лагерендагы тоткыннарны азат итәләр.1100000 кеше корбан була. БМО 27 январьне Холокост корбаннарын Халыкара искә алу көне дип игълан итте. Сибгат Хаким музеенда шул көнгә багышлап тарихи дәрес үткәрелде.

“125 грамм икмәк”

Корпункт: 

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Сибгат Хаким музеенда Кулле Киме мәктәбе укучылары өчен “125 грамм икмәк” исеме белән музей дәресе узды. 875 көнгә сузылган блокада чоры, халкының героик батырлыгы турында сөйләгәннән соң “Ленинград блокадасы” документаль филҗмы күрсәтелде. Блокада чорын чагылдырган китаплар һәм фотолардан вакытлы күргәзмә куелды.

Авылдашлар батырлыгы .

Корпункт: 

Баһаутдинов Фәхертдин Баһаутдин улы 1906 елда Миңлебай авылында туган. Сугышка кадәр колхозда эшләп, 1941 елда Бөек Ватан сугышына алынган. Шул елның декабрь аенда яраланып, госпитальгә эләгә. Дәваланып чыккач, обозга эләгә һәм Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия җирләрен азат итүдә үз эшен намуслы башкара. 1944 ел азакларында Венгриядәге "Балатон" күле янында немецларның көчле удары астында безнең частьлар чигенәләр. Алар арасында Фәхертдин ага да була. Немецларның һөҗүмен туктату өчен III Украина фронтында курсларда укучы күп меңләгән курсантларны китереп тыгалар.

Бердәмлек белән көчле илебез!

Корпункт: 

2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышлап Әтнә районында Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы булды.

Сталинград батырлыгын искә алу.

Корпункт: 

3 февраль көнне Елховой авыл тарихы музеенда "Сталинград батырлыгын искә алыйк" исеме астында батырлык дәресе үткәрелде. Бу дәрес Сталинград сугышына 80 ел тулу уңаеннан - Бөек Ватан сугышында җиңүгә илтүче иң зур сугышларның берсе булуы турында иде.

«Сталинград оборонасы өчен»медале.

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы тарихында Сталинград сугышы аерым урын алып тора. Ярты ел дәвамында — 17.07.1942 елдан 02.02.1943 елга кадәр дәвам иткән сугыш бөтен тарихта иң масштаблы коры җир сугышы булып санала. Курск сугышы белән бергә ул сугыш барышын үзгәртә һәм фашистларның стратегик инициативадан тулысынча мәхрүм калуына китерә. 1942 елның октябрендә Кызыл Армия, Хәрби-Диңгез Флоты сугышчылары, Одесса, Севастополь, Сталинград һәм Ленинград халкы күрсәткән массакүләм батырлыкны исәпкә алып, СССР Оборона халык комиссариаты бу шәһәрләрне обороналау өчен медальләр булдыру инициативасы белән чыга.

Боткадан, фуфайкадан һәм җиңүгә ышанудан җылылык!

Корпункт: 

Совет солдатлары салкыннарга немецлар һөҗүм иткәнче үк әзер иде. Сталинградта 1942 елның көзенә кадәр, эре заводларны эвакуацияли башлагач, халык эшләвен дәвам иткән. Моңа кадәр Сталинградта бик күп җитештерүче оешмалар эшләп килгән: эре артельләрдән алып кечкенәләренә кадәр, алар төрле хәрби продукциянең 82 төрен чыгарган. Чыгарыла торган ассортимент киң: яндыргыч катнашмалар свлынган бутылкылардан, кыска туннардан һәм оекбашлардан алып киез итекләр ясауга кадәр. Җитештерү процессы җайга салынганнан тыш, кием-салым үзе дә уйланылган. Ул гади, ләкин уңайлы, мобиль һәм җылы булган.