Авылда иң өлкәне, иң ихтирамлысы, мөлаем һәм "ак әби" ул безнең өчен. Гөлбикә әбине котларга балалары, оныклары, якыннары, туганнары, күршеләре, Күлле Киме ветераннар советы рәисе Сабирова Саимә Әхәт кызы, җирле үзидәрә сәркатибе Садыйкова Ясминә Әдһәм кызы һәм Күлле Киме авыл җирлеге рәисе Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы да килгән иде. Кунакларыбыз Гөлбикә әбине туган көне белән котлап, үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр... Без дә аны туган көне белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, аяз күк йөзе, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, Ходай биргән гомерне яшәвен телибез.