Корпункт:
Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Ярулла улы Яруллинга 90 яшь тулды. Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүче өч ветеранның берсе ул. Әнисе белән бергә 1942 нче елда әтисен сугышка озатып кала ул. Калинин фронтында сугышкан әтисенә исән-сау кайту насыйп булмый. – Мин әтидән бәхетлерәк булдым, 7 ел сугышта йөрсәм дә, туган җиргә кайта алдым, гаиләм белән тигез яшәдем. 90 яшемне күрдем, балаларыма рәхмәт, сабый бала урынына тәрбиялиләр. Җитәкчеләр дә гел хәлемне белеп, олылап киләләр...– дип, олы рәхмәтен җиткерде ул олы юбилее белән котларга килгән җитәкчеләргә. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Сибгатов, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Миңгазиз Зиннәтов, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, Ленин исемендәге нәсел заводы кассиры Айсылу Төхбиева, Бәрәскә ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриеваның ихлас котлауларына. 1925 елда туып, Бәрәскә тулы булмаган урта мәктәбендә 7 класс белем алган Бәрәскә малае. Аннан соң Казанда ФЗӨдә, авиациягә караган һөнәр училищесының токарлар хәзерләү группасында бер ел укыган. 1942 елда авылына кайтып ат җиккән һәм 1943 елның 11 гыйнварыннан армиягә алынып, 1950 нче елда гына кабат Бәрәскәгә әйләнеп кайта алган Равил Ярулла улы.“Ерак Көнчыгышта японнар белән сугыша ул. Арча станциясеннән Хабаровск янындагы Свободный шәһәрендәге частькә җибәрәләр аларны. 19 көн баралар, ике ай укыталар да, Ханка күле буенда урнашкан кавалерия частена билгелиләр. Әтине командир взводының ат йөртүчесе итеп куялар, ат белән орудие тарттыра ул...– дип ярдәмгә килә улы Рашат авыррак сөйләшкән әтисенә.– Әниебез белән 65 ел бергә тату гомер кичерделәр, бик тату яшәделәр алар.90 яшьне бирерлек түгел Равил бабайга, сөбханалла. Сөйкемле, ипле, тыныч, күп сөйләшмәс. Чиста, пөхтә. 30 ел бергә яшәгән килене, улы тәрбиясе бу. Аннан соң балалары әйткәнчә, үз чамасы бар аның. Артыгын ашамас, артыгын сөйләшмәс, кирәген эшләр, үз сүзен вакытында әйтер... Менә шулай яшәгән ул. Кешелекле, кечелекле булганы өчен үзе дә кадерле. Оныклар мәхәббәтен дә яулаган, бабасы янында, аның кулын сыпырып, аңа карап утырган оныкчыкка үзем дә сокланып карадым. Күпме ярату ул күзләрдә... – гомер зая үтмәгәнгә дәлил бу. Сокланырлык.


