- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Тумышы белән Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылыннан ул. Шунда туган, белем алган. Яшьлек еллары да шушы авыл белән бәйле. Комсомол кушуы буенча китеп Сабада һөнәри белем алуга ирешкән. Аннары шул ук туган авылында бухгалтер булып эшләгән. Гомерлек яры итеп сайлаган Гомәр абыйны да шушында очраткан. Кечкенәдән ятим калган егет Бәрәскәдә яшәүче туганнарында еш кунак булган. Шунда танышканнар, кавышканнар яшьләр. Әнә шулай итеп 1947 елда яңа гаилә барлыкка килгән. Гаилә күрке – балалар. Алары да озак көттермәгән. Бер – бер артлы биш балалары туган. Арадан берсенең генә гомере кыска булган. Өч кыз, бер егет үстергәннәр Хисматуллиннар. Әнә шул балаларының хөрмәтендә гомер кичерә бүген Әлфия әбекәй. Бер кызы ераккарак киткән – Самарада яши. Казандагы балалары, төпчеге Люциясе аны бер ялгызы гына калдырмыйлар. Үзе дә куанычын яшермичә: “ Аллага шөкер, балаларым бар, ташламыйлар. Бик карыйлар, тәрбиялиләр. Алланың рәхмәтләре яусын аларга”, - ди. Район аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдиновага да, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиевага да олы юбилее белән котлап килгәннәре өчен зур рәхмәт хисләрен белдерде әбекәй. Олы Әтнәгә килен булып килгәч 40 елдан артык тегүче булып эшли ул.Тегә, кисә, кеше үтенечен дә кире какмый. Үзе белән эшләгән хезмәттәшләрен ихтирам белән искә ала. Күршеләре белән дә бик дус, тату булып яшиләр. Хөрмәткә лаек әбекәй биш вакыт намазын калдырмый. Теләкләре изге. Туган һәр таңга шөкер итеп, якыннарының терәге, киңәшчесе булып яши ул бүгенге көндә. Киләчәктә дә тынычлыктан аермасын.