Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы элек- электән үзенең укымышлы, зыялы халкы белән дан тоткан. Исеме еракларга таралган Олы Мәңгәр мәктәбен тәмамлап чыгучылар арасында да исемнәре тарих битләренә язылып калган искиткеч шәхесләр байтак. Олы Мәңгәр авылында туып үскән, вертолетчы һөнәрен үзләштереп, хезмәт юлын төрле илләрдә дәвам иткән, бүгенге көндә Алма-Ата шәһәрендә яшәүче якташыбыз Закир улы - очрашуның төп кунагы иде. Авылдашыбызның әле күптән түгел генә "Очыш биеклеге" дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Очрашуның төп сәбәбе дә әнә шул китапны мәктәп укучыларына тәк ъдир итү булды. Мәхмүт абый Шакиров 1938 елда , ишле гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Аның балачагы катлаулы сугыш елларына туры килә. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, абыйсы Таһирның киңәшен тотып, Казан авиация техникумына укырга керә. Уку йортын тәмамлаганнан соң, илебезнең генә түгел, дөньяның кайсы гына почмагында булырга туры килми аңа. Алай гына да түгел, туган авылы күген вертолетта очып әйләнгән кеше ул Мәхмүт абый. Мәхмүт Шакиров – үзенчәлекле тормыш юлы узган шәхес. Курыкмас очучы гомер эчендә зур югалтуларга да дучар булган. Әтисе юлыннан китеп хәрби һөнәр сайлаган улының, соңрак оныгының вакытсыз вафаты да үз эзен салмый калмаган. Тик шуңа да карамастан һаман да ачык йөзле, хәрбиләрчә төз гәүдәле ул. Бүгенге көндә тормыш иптәше Илсөя апа белән Казахстан республикасында гомер кичерә. Илсөя апа да безнең якташыбыз – ул Олы Әтнә авылы кызы. Аларның мәхәббәт тарихы үзе бер китап язарлык. Яшьтән вәгъдәләшеп, көтеп алып кавышкан һәм гомер буе бер- берсенә тугры калган бу матур пар сокланырлык тормыш геройлары. Әнә шундый эчтәлекле очрашу булды бу тәкъдир итү кичәсе. Аннан һәркем – укучылар да, укытучылар да, килгән кунаклар да онытылмас тәэсирләр алып таралышты. Патриотик тәрбия кысаларында зур әһәмияткә ия мондый очрашуларны киләчәктә дә күрергә язсын иде.
