Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Георгий тасмасы апаслылар түшендә урын ала

Корпункт: 

Районда “Георгий тасмасы“ акциясе дәвам итә.

Биеш авылында гомер итүче Терентьева Мария Гавриловна 95 яшьлеген каршылады

Корпункт: 

Мария әби яшьтәшләре кебек үк гомер эчендә бик күп авырлыклар күргән, сугыш чорын, сугыштан соңгы елларның кыенлыкларын үз җилкәсе аша үткәргән. Тормыш иптәше, cугыш ветераны Никита абый белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ул якыннары янәшәсендә, тормышка сөенеп яши. Оныгы Марина тәрбиясендә гомер кичерә, кызлары да үзләренә алып китәләр һәм әниләренә зур хасият күрсәтәләр.

Шәмбалыкчы авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллинга республикабыз Президентының һәм район башлыгының Котлау Хатлары иреште

Корпункт: 

“Искиткеч ветераннар” акциясе Бөек Җиңүгә өлеш керткән өлкәннәргә бәйрәм кәефе өләште. Зиннәт абый Хәйруллин илебез азатлыгы өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән шәхес. Мәскәү, Тула, Смоленск, Калуга, Тверь өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша. Өченче Балтыйк буе фронты составында Кенигсбергны алуда өлеш кертә. Бүгенге көндә ветеран Казанда яши. Яз һәм җәй айларында туган авылына кайта. “Искиткеч ветераннар” акциясе кысаларында аңа республикабыз Президенты һәм район башлыгының Котлаулары иреште. Аңа күчтәнәчләрне җирлек җитәкчелеге тапшырды.

Үзешчән шагыйрә, олы йөрәкле мөгаллимә, сугыш чоры баласы Рәхимова Вәзимә Зәки кызы районыбызның 90 еллыгы истәлек медаленә лаек булды

Корпункт: 

Вәзимә апа Рәхимова котлаулар кабул итте. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева һәм “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева Вәзимә апа Рәхимованы район җитәкчелеге исеменнән туган көне белән котлап кайттылар. “Апас районы оешуга – 90 ел“ истәлек медале, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк иттеләр.

Ветераннарга Президент Котлаулары

Корпункт: 

Районыбызда яшәүче ветераннарга ТР Хезмәт министрлыгы аша Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Котлаулары иреште. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш толларына 9 Май - Җиңү көне алдыннан зур хөрмәт күрсәтелә. Шушы көннәрдә аларга Президентыбызның Котлаулары килеп иреште. Бәйрәм Котлауларын авыл җирлекләре башлыклары һәр ветеранның өенә барып үзләре тапшыралар, дәүләт, район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрен җиткерәләр.

Өлкән буын батырлыгы онытылмый

Корпункт: 

Районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш толларына Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы аша Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның күчтәнәчләрен тапшыру дәвам итә. Олы Болгаер җирлеге өлкәннәре дә шундый котлау һәм бүләкләр алды. Алар күз яше аша рәхмәтләрен җиткерде. "Без күргән авырлыкларны балалар, оныклар күрмәсен. Яшьли күргәннәр онытылмый,- диләр апалар.

Сатмыш авылында гомер кичерүче Кайнәт әби Кәримова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Корпункт: 

“90 яшь тулганына һич күңел ышанмый әле. 70 яшьлегемне каршылагач, төш күргән идем. Имеш, күрше хатыны Яшел Үзәнгә ипигә баргач, миңа тагын өстәмә 20 ипи алып кайткан икән. Шул вакытта 90 яшемә җитәм икән әле дип юраган идем. Менә насыйп булды бит”, - дип шатлана акъәби.

Караборнашта яшәүче Гөлсем әби Ибәтуллина балалар игелеген күреп яши

Корпункт: 

Караборнашта яшәүче, сабырлыгы, гадилеге күзләренә язылган Гөлсем әби Ибәтуллина 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршы алды. “Бик рәхәт яшим. Балаларым тәрбиясендә торам. Алып китеп тә кунак итәләр. Хасиятем зур. Күңелемдә изге дога йөртәм. Бар кешегә дә яхшы теләктә мин“, – ди Гөлсем әби. Акъәби кечкенәдән күп балалы, дини гаиләдә туып-үскән. Сугыш елларында күп кенә авырлыклар күргән. Урта Азия якларында да яшәргә туры килгән. Туган авылына кире әйләнеп кайткач озак еллар исәп-хисап эшләрен башкарган.

Аюкөйдергәндә яшәүче Фәһимә әби Шәрәфуллина 95 яшьлек олы юбилеен балалары, онык-оныкчыклары янәшәсендә каршы алды

Корпункт: 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин изге теләкләрен җиткереп, әбине тәбрик иттеләр. Фәһимә әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Фәһимә әби тормышта күп кыенлыклар күргән, авыр хезмәт арбасын тарткан. Бүгенге көннән шөкер итеп яши. "Һәр көнебез бәйрәм кебек. Табын тулы ризык", - ди ул. Фәһимә әби озын гомернең серен хезмәттә, хәрәкәттә күрә. Бүген дә хәрәкәттә булырга тырыша.

Югары Балтай авылында гомер кичерүче Асия әби Нигъмәтуллина Ил башлыгының Котлау хатын алды

Корпункт: 

Акъәби 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Асия әби Нигъмәтуллина Әлмәт якларында туып-үскән. 18 яше тулгач, олы тормышка юл алып, чит җирләргә чыгып китә. Иң элек Пермьдә, аннан Казахстанда ГРЭС төзелешендә эшли. Монда эшләгәндә ул гомерлек ярын – Югары Балтай авылында туып-үскән Мөнир абыйны очрата. Аның белән матур тормыш корып, бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар Казахстанда яшәп, хезмәт итәләр. Лаеклы ялга чыккач, Мөнир абыйның туган ягы-Югары Балтайга күченеп кайталар.