Корпункт:
Районыбызда яшәүче ветераннарга ТР Хезмәт министрлыгы аша Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Котлаулары иреште.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш толларына 9 Май - Җиңү көне алдыннан зур хөрмәт күрсәтелә. Шушы көннәрдә аларга Президентыбызның Котлаулары килеп иреште. Бәйрәм Котлауларын авыл җирлекләре башлыклары һәр ветеранның өенә барып үзләре тапшыралар, дәүләт, район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрен җиткерәләр.



