- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Акъәби 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Асия әби Нигъмәтуллина Әлмәт якларында туып-үскән. 18 яше тулгач, олы тормышка юл алып, чит җирләргә чыгып китә. Иң элек Пермьдә, аннан Казахстанда ГРЭС төзелешендә эшли. Монда эшләгәндә ул гомерлек ярын – Югары Балтай авылында туып-үскән Мөнир абыйны очрата. Аның белән матур тормыш корып, бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар Казахстанда яшәп, хезмәт итәләр. Лаеклы ялга чыккач, Мөнир абыйның туган ягы-Югары Балтайга күченеп кайталар.
“Югары Балтай халкы бик җылы кабул итте. Күршеләрем дә иң якын кешеләремә әверелделәр. Хәзер дә аралашып яшибез. Хәл белешеп, ярдәм итеп торалар”, - ди Асия әби.
Асия әби зур югалту хәсрәтен дә кичерә. Иң элек ул газиз баласын-кызын мәңгелек юлга озата. Аннан 30 елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәшен югалта.
Бүгенге көндә ул оныгы Сабина, дуслары, туганнары тәрбиясендә, кадер-хөрмәтендә яши. Ерак Алтай якларында яшәүче улы белән дә аралашып тора.
Асия әби 90 яшьлек гомер бәйрәмен дә зурлап, авылдашлары, күршеләре, якыннары янәшәсендә билгеләп узды. Акъәбигә район җитәкчелеге дә тәбрик итте. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын тапшырып, котлауларын юллады. Урта Балтай авылы җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев олы хөрмәтен белдереп, яз чәчкәләре һәм истәлекле бүләген ирештерде.