Шәмәк авылында крестьян гаиләсендә туган. Гаиләдә 5 бала булалар. Яшьүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1941 нче елда әтиләрен сугышка алалар. Әниләре 5 бала белән берүзе кала. Рокыя апа 4 класс тәмамлый. Укып бетергәннән соң колхозга эшкә чыга. Төрле хезмәтләрдә көч куя. Киров өлкәсе сазлыкларында торф чыгару эшендә катнаша. 1955 нче елда Шәмәк егете ФәҺим белән гаилә корып, бергә яши башлыйлар. Рокыя апа колхозда гади колхозчы булып эшли. Фәһим абый белән бергә матур яшәп 2 ул, 3 кыз тәрбияләп үстеләләр. 1981 нче елда лаеклы ялга чыга. Ана хезмәт ветераны таныклыгы бирелә. Бүгенге көндә төп йортта улы тәрбиясендә яши.