Сугыш башланган көннәрдә сез 7 яшендәге бала гына булгансыз, хәтерегездә калганмы бу дәһшәтле көннәр? – дигән сорауга , сугыш чоры баласы Нуртдинова Фәнзилә Нуртдин кызы авыр сулап сүз башлады: -Мин 1934 елның 17 гыйнварында Апас районы Аюкөйдергән авылында туганмын. Онытырлыкмыни соң ул авыр көннәрне....Сугыш башланды. Авылдагы ирләрнең күбесен сугышка алып бетергәч, барлык эш тә хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төште. Әни белән колхоз кырында идек, әни борчак җире чаба, ә мин шунда кечкенә сеңлемне карыйм. Безгә “Әтиегезне сугышка алалар, кайтыгыз!” дип килеп әйттеләр. Әтине озатканда урам буйлап авылны чыкканчы кычкырып елап барганым бүгенгедәй хәтеремдә...Әти Мари урманындагы Суслонгер лагерена барып эләкте. Әнием Наҗия кыш көне ат җигеп аны күрергә, хәлен белергә дә барды. Әтигә алып барырга башка азык булмагач, вак бәрәңгене пешереп төеп, катырып алып китте. Ул вакытта тапшырырга задание бирәләр иде: сыер мае, йомырка, 14 кг тәмәке. Әтигә дә шул тәмәкене төеп, янчыкка тутырып алып барды әни. Әти үзе тартмый, ләкин иптәшләренә биреп азыкка алмаштырырга мөмкинчелек булган анда. Лагерьда җәзалауларга түзә алмыйча, каты авырып кире әйләнеп кайтты әти, аны сугышка алмадылар.
Сугыш бик озакка сузылды шул. Үсә төшкәч безне төрле эшләргә чакыралар иде. Кырда коелган башакларны янчыкларга җыеп тутырып, колхозга тапшыра идек, үзебезгә бер башак та калдырырга ярамады. Ә без, балалар (белмим, ничек көчебез җиткәндер), метр ярым киңлектәге тырнавычлар белән тырныйбыз. Комбайн кайтты, “Сталинец”. Аны трактор тартып йөри. Шунда салам төшереп, бункердан аккан игенне капчыкларга тутырып йөргәнемне яхшы хәтерлим әле мин. Ашарга юк, кием-салым юк. Урамда кычыткан юк, ашарга җыеп бетереп баралар. Яз көне колхоз кырыннан өшегән бәрәңгене казып җыеп, кәтер ясап, шуны пешереп ашый идек. Ашка салырга тоз юк, керосин юк, кер юарга сабын юк. Өйдә карт тәтәби, әни, авыру әти, дүрт бала - ничек яшәгәнбез, ничек исән калганбыз без? Төнлә, ут яктысы күренмәсен дип, тәрәзәләрне томаларга кушалар иде (югыйсә керосин лампасының яктысы да юк инде). Ягарга кырдан әрем җыя идек. Сыерлы булгач, аның тиресен бакчага түкмәдек, таптатып-изеп сугабыз, киптерәбез дә, кыш көне шуны ягабыз. Күпме түземлелек, ихтыяр көче кирәк булган ул елларда. Без- сугыш чоры балалары, үсмерләр, фидакарь хезмәтебез белән җиңүне якынайттык, илне торгызуга зур өлеш керттек. Мондый сугышлар булмасын, халкыбыз тыныч тормышта гына яшәсен иде инде.