- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Вәзимә апа Рәхимова котлаулар кабул итте.
Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева һәм “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева Вәзимә апа Рәхимованы район җитәкчелеге исеменнән туган көне белән котлап кайттылар. “Апас районы оешуга – 90 ел“ истәлек медале, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк иттеләр.
“Район Советы, башкарма комитеты, җитәкчебез Равил Хисаметдинов исеменнән туган көнегез белән котлыйбыз. Күренекле шәхес, үзешчән шагыйрә, тынгысыз кеше буларак районыбыз медале белән бүләкләнүгә сез лаеклы“, - диде район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева.