«Без күрмәгән авырлык калмагандыр инде ул...12 яшьтән үгезләр җигеп эшли башлый ул, әзерәк үсә төшкәч атлар җигеп йөри башладык. Сөйләп бетерә торган түгел инде без башкарган хезмәтләрне... Үзем кечкенә булсам да, тырыш булдым, көчле булдым..” ди ул. Әминә әби узе Апас районы кормаш авылында туган. 1956 елның 5 январендә Карамасар авылы егетенә тормышка чыга. Әминә әби сөйгән кешесе белән озак яши алмый, ире вафат була. Иң олы кызы Раяна туып кына кала. Баланы ятим итмим дип иренең энесенә кияүгә чыга. Тагын биш бала алып кайтып Нургәрәй бабай белән бәхетле тормыш кичерәләр. Әлеге вакытта кызы тәрбиясендә, үз нигезендә яши Әминә әби .