Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Морзалар авылында яшәүче Әминә әби Латыйповага 100 яшь тулды

Корпункт: 

Гомере буе тормышны сөеп, хезмәтне яратып яшәгән акъәби 100 яшен дә үз аякларында нык торып, акылында булып, үз колаклары белән ишетеп, үз күзләре белән күреп, балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә каршылады. 100 ел эчендә ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән ул. Ачлы-туклы үткән балачак, авыр хезмәткә җигелеп үткән яшьлек еллары, ачы сугыш хәсрәтләре күңелендә тирән яралар калдырса да, аны нык иткән, кырыс җилләргә каршы торырлык көч өстәгән. “Хезмәтне яраттым. Тырыш булдым. Ат булып җигелмәсәм дә, әмма ат кебек эшләдем”, - ди ул шаяртып.

Ветераннар хөрмәтләнә

Корпункт: 

Бәйрәм уңаеннан районда яшәүче сугыш ветераннары янына барып, күчтәнәчләр тапшырылды, җылы сүзләр җиткерелде. Багыш авылында яшәүче сугыш ветераны Фәһим ага Фәсхиевны Багыш мөслимәләр берлеге 23нче февраль белән котлап, күчтәнәчләр тапшырды. Апаста яшәүче сугыш ветераны Фәрит ага Юнусов та бәйрәм көнендә үзенә карата ихтирам тойды - “Җәмигъ” мәчете вәкилләре ветеранны җылы сүзләре һәм күчтәнәчләре белән сөендерде.

Апас мәктәбендә “Блокада икмәге” хәтер акциясе узды

Корпункт: 

125 грамм авырлыктагы бер кисәк икмәк хәтер акциясенең төп символы булды.

“Бер телем ипигә тилмереп үстек”, - дип искә алды сугыш елларын Дүртиле авылында яшәүче Сария апа Сафина

Корпункт: 

Үзен олылаучы җитәкчеләргә ул күз яшьләре аша рәхмәт белдерде. Ленинград чолганышының тере шаһиты булган Сария апа Сафинага да район башлыгы исеменнән истәлек открыткасы, тәм-томнардан күчтәнәч һәм җирлек тарафыннан җылы юрган бүләк ителде. “Ул вакытта бер кисәк ипине дә карточка белән генә бирәләр иде. Шул ипи телеменә дә бик сөенә идек. Ачлык-ялангачлык, юклык замана. Авылга кайткач та, авырлыклар бетмәде. Яшәргә хәтта йортыбыз да юк иде, йорттан-йортка йөреп яшәргә туры килде”, - дип искә алды тормыш авырлыкларын Сария апа.

Яңа елда тагын бер олы шәхесебезне югалттык

Корпункт: 

Шәүкәт Хатыйпов Апас районының Югары Балтай авылында яшәде. Сугыш һәм хезмәт ветераны. 1924 елның 10 июнендә туган. Аңа быел җәйдә 97 яшь туласы иде. Шәүкәт абый районыбызның иң хөрмәтле кешесе иде. Дәһшәтле сугыш ачысын горур кичкән. Бар гомерен туган авылына багышлаган. Озак еллар колхозда җаваплы вазифаларда эшләгән, авыл Советын да җитәкләгән. Тормыш иптәше, озак еллар укытучы булып эшләгән Рауза апа белән 70 елдан артык бер-берсенә терәк булып гомер иттеләр.

Районда Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтелде.

Корпункт: 

Тыныч тормыш хакына ут-суларны кичкән ветераннарга район башлыгы, “Казан шәһәренең “Апас” якташлык җәмгыятенең иҗтимагый оешмасы” һәм “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Казан шәһәрендәге “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев Үтәмеш авылында гомер кичерүче Хәертдин абый Сәлахов һәм Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев янында булып, мөхтәрәм ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик иттеләр.

Соңгы хаты әле дә хәтеремдә...

Корпункт: 

Апаста яшәүче Мәүзәния әби Зиннәтуллина балачакта әтисен югалту газабын, аның соңгы хатында язылган һәр җөмләсен күз яшьләре аша искә ала.

Районга “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” китабы тапшырылды

Корпункт: 

Бу уңайдан район мәдәният йорты каршында Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан китапны тапшыру акциясе уздырылды. Район үзәк китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте.

Апаста Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды

Корпункт: 

Батырлар Мемориал комплексында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә шәмнәр кабыздылар. Илебез тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне дип билгеләп үтелә. Бу көнне районыбызда да сугыш корбаннарын искә алып, “Бер минут тынлык” игълан ителә, һәйкәлләр янында шәмнәр кабына. Быел да Хәтер кичәсе һәйкәл янында тантаналы шартларда узды.

“Сугышның хатын-кыз йөзе юк” акциясенә йомгак ясалды

Корпункт: 

Безнең район укучылары да әлеге акциядә җиңеп, Диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсенең видеоэлемтә аша оештырылган утырышында социаль челтәрләрдә “Сугышның хатын-кыз йөзе юк” исеме астында барган бәйгегә нәтиҗә ясап, җинүчеләрне билгеләделәр. Безнең районнан да бу бәйгедә катнашып, активлык күрсәтеп, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булучылар бар. Апас урта мәктәбе укучысы Раяна Зәмдиханова һәм Болынбалыкчы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Энҗе Шакурова шундый бүләкләргә ия булдылар.