- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Хезмәт ветераны, Садриева Шәһидә Зиатдин кызы 1931 елгы. Садриева Шәһидә Зиатдин кызы1931 елның 21 августында Апас ра- йоны Ябалак авылында туганмын. 1939 елда мин беренче класска укырга кердем. Икенче класста укыган вакытта минем әти сугышка ките һәм шул китүдән безгә аны күрергә насыйп булмады.Соңыннан аның һәлак булуы турында хәбәр килде. Мин Ябалак авылы мәктәбендә 7 класс белем алдым.15 яшь тулып, мәктәпне тәмамлагач, мин хезмәт юлымны башладым. Авыр еллар ашарга юк, кияргә кием искеләр генә,аякта чабата,шуңа карамастан колхоздагы төрле авыр хезмәттә катнашырга туры килде. Ат җигеп сука сукаладык, чәчү чәчтек ,урманнан ат белән бүрәнәләр ташыдык, нинди эш тапшырсалар да тырышып,җиренә җиткереп башкарып чы гарга тырыштык. Шуның белән берлектә җир эшләрен дә башкарыр- га туры килде: чөгендер, бәрәңге эшкәрт тек, кул чалгысы белән борчак чаптык, эскерт өйдек, яшелчәләр үстердек. Йомгак лап әйткәндә җир эшләрендә дә хезмәт куярга насыйп булды. Безне 6 айга Молотовка урман,агач кисәргә җибәрделәр.Ялны белмичә шунда хезмәт куйдык. Соңгы елларда, пенсиягә чыгар алдыннан, мин пекарняда ипи пешердем.Районның бик күп авылларын икмәк белән тәэмин итеп тордык.1986 елда мин пенсиягә чыктым, лаеклы ялга киттем.Ил-көннәребез тыныч булсын, исән-сау булыйк барыбыз да”-дип сүзен тәмамлады Шәһидә апа. Шәһидә апа 3 бала әнисе. Бүгенге көндә уртанчы улы Дамир белән бәхетле картлык кичерә.