- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Каримова Кайнәт Миңнулла кызы 1931 нче елың 13 нче апрелендә Апас районы Сатмыш авылында туа. Ул бар гомерен, хезмәт елларын туган авылы Сатмышта уздыра. Авыр сугыш елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, колхоз эшендә була. Уку бик эләкмәде инде безгә ди ул. Әти сугышта, әни төрмәдә булды, без күргән авырлыкларны хәзерге яшьләргә күрергә язмасын дип теләк тели. Сугыштан соң да гел хезмәттә булдым, шул чор хатын кызлары кичергән барлык авырлыкларны кичердем дип тә өсти. Сатмыш егете Әнәс белән гаилә корып озак еллар бергә гомер итәләр. Кызганычка каршы аларга бала сөю бәхете насыйп булмый. Әнәс абый бүгенге көндә гүр иясе. Кайнәт апа үз нигезендә, туганнарының ярдәмен күреп, ялгызы гомер итә.