Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Апаста Бөек Җиңү көне уңаеннан хәтер чарасы узды

Корпункт: 

Батырлар Мемориал комплексында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан митинг үтте. Соңгы вакытта коронавирус белән бәйле булган чикләүләр Җиңү көнен бәйрәм итү чарасына да зур йогынты ясады. Хәтер чарасы киң колач белән үтмәде, аны райондашлар тамаша кыла алмады. Район башлыгы Равил Хисаметдинов "Яшь армияче" Салават Гарифуллин белән берлектә Билгесез солдат һәйкәле янәшәсендәге Мәңгелек ут янына венок куйды. Аларга бер төркем җитәкчеләр дә кушылды. Митинг батырларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте

Корпункт: 

“Сезгә, кадерлеләребез!” - «Вам, родные!», “Помощь рядом – Ярдәм янәшә!” акцияләре кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллинның котлауларын кабул итте, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бирелгән күчтәнәчләрне алды. Үтәмеш авылыннан Хәйретдин абый Сәлахов та Җиңү көнен зур горурлык белән каршылый. “75 ел тыныч тормышта яшибез. 75 ел күгебез аяз. Бу шатлык түгелмени?! Чирләр дә вакытлыча гына булсын”, - дип каршы алды ветеран.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, районда өлкәннәрне хөрмәтләү дәвам итә

Корпункт: 

"Ибраһимов һәм К" хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов үзенчәлекле бүләкләр ясады. Шәмбалыкчы авыл җирлегендә 1 Бөек Ватан сугышы ветераны, 22 тыл хезмәтчәне, 60 сугыш чоры баласы яши. Аларның барысына да "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгы һәм аның җитәкчесе Таһир Ибраһимов исеменнән акчалата бүләкләр таратылды. Бүләкләр ияләренә бәйрәм бүләге булып барып иреште. Бу хакта Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин хәбәр итте.

Кайнар котлау

Корпункт: 

Сезне Казандагы “АПАС” якташлык җәмгыяте Ихлас йөрәктән Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итә!

Шәмбалыкчы авыл җирлеге “Россия флагы. 9 май”, “Җиңү тәрәзәләре” акциясенә кушылды

Корпункт: 

Ябалак авылы мәдәният йорты бинасында Әсгать Галимҗанов исемендәге Туган якны өйрәнү музее урын алган. Биредә Бөек Ватан сугышы еллары, сугыш ветераннары, авылның үткәне турында бик күп мәгълүматлар саклана. “Россия флагы. 9 май”, “Җиңү тәрәзәләре” акцияләре кысаларында мәдәният йорты тәрәзәләренә флаглар эленгән, ветераннарның фотосурәтләре урнаштырылган. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Әсгать Галимҗановның медальләр тагылган костюмы да урын алган.

Беркем дә, берни дә онытылмый

Корпункт: 

“Сугышта катнашкан якташларымның исемнәрен мәңгеләштерү - күптәнге хыялым иде”, - ди Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова. Ниһаять, авыл җирлегендә яшүче халыкның хыялы тормышка ашты. Батырларның исемнәре баннерларда мәңгеләштерелде. Хәзер Күккүз җирлегенә кергән һәр авылда - Зур һәм Кече Күккүз, Түбән Барыш һәм Шонгаты авыллары һәйкәлләре янында эленгән шундый истәлекле такталар халыкның хәтерен яңартып тора.

Камилә Вәлиевадан Җиңү бәйрәме сәламе

Корпункт: 

Каратун мәктәбенең 7 нче класс укучысы Камилә Вәлиева кичә Шаян ТВда "Тукай оныклары" тапшыруында катнашты. Ул Роберт Миңнуллинның " Тынычлыкның туган көне" шигырен сөйләде. Камиләдән яңа шигырьләр көтеп калабыз.

Апаста Җиңү автоколоннасы узды

Корпункт: 

Бөек Җиңү көне уңаеннан, районда Җиңү автоколоннасы оештырылды. Автоколоннага райондашлар үзенчәлекле, үткәннәрне хәтерләткән машиналары белән кушылды. Ретро машиналар, хәрби хезмәттә хәзер дә, элек тә кулланылган техникалар бер сафка басты. Арада үз куллары белән үзгәртеп ясаган, иске техникага яңа төсмер керткән машина хуҗалары да бар иде. Заһит абый Хәкимов озак еллар хәрби урыннарда хезмәт итә. Ул Җиңү көнендә хәрби киемен киеп, "ГАЗ-69" машинасына утырып урамнар әйләнде.

Җәүдәт Хәбибуллин: “75 елдан соң әтиебез авыл уртасына кайтып басты”

Корпункт: 

Татар Черкене авылында сугыш кырында ятып калган Фатыйх Хәбибуллин истәлегенә һәйкәл куелды. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт узса да, аның авырлыклары, якыннарын югалту ачысы әле бүген дә онытылмый. Татар Черкене авылыннан Фатыйх Хәбибуллин да сугыш башланганның беренче көннәреннән үк, үзенең аты белән сугышка китә. Өч бала әниләре белән кала.