Заинский

Корпункт:

МБУК "Заинский краеведческий музей", г. Заинск

Ответственный: Иванова Роза Миниахметовна

Тел: 8(85558)6-62-76, 89509481280

Эл.почта: zainsk.museum@yandex.ru

Заинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Заи́нский райо́н (тат. Zəy rayonı, Зәй районы) — муниципальный район в центральной части Республики Татарстан.

Йорт буш булмасын, ди Анна Павловна

Корпункт: 

Өч кыз туган – Пелагея, Анна, Мария, чөкердәшеп, хәл-әхвәл сорашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп, кайнап торган самовар янында чәй эчәләр. Үзләрен тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлаучы киленнәргә, оныкларга вакыт-вакыт яратып карап та алгалыйлар. -Бүгенге мул, иркен, рәхәт тормышны күрүемә бик шатмын. Безнең чор балаларын табигать ныклы бәдәнле итеп үстергәндер инде, балачакта ашаганыбыз үлән, табигать нигъмәтләре булды. Шуңа да озын, бәрәкәтле гомер биргәндер Ходай, - дип үзалдына елмаеп сөйли 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче мөхтәрәм хезмәт ветераны Анна Плешкова.

Зәйдә язучы Гурий Тавлинга мемориаль такта куелды

Корпункт: 

Бүген күренекле якташыбыз, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гурий Тавлинның исемен мәңгеләштерү буенча тагын бер гамәл кылынды, аның туган авылы Урта Баграж мәдәният йортына мемориаль такта куелды. Моңа әзерлек эшләре күптәннән барды. Якташыбыз исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен Зәй керәшен җәмгыяте күтәреп чыкты. Район җитәкчелеге бу игелекле эшне хуплады. Шулай да әлеге гамәлдә төп роль хезмәт ветераны, районыбызның актив җәмәгать эшлеклесе Семен Гудошниковка туры килә. Истәлек тактасының проекты эшләүче дә ул.

Зәйдә өч буын вәкилләре аралашты

Корпункт: 

Бүген Зәйдә өч буын вәкилләренең үзенчәлекле очрашуы узды. Шәһәрнең үзәк өлеше территориаль иҗтимагый үзәге рәисе Римма Никифорова инициативасы белән өлкән, урта, яшь буын катнашында “Өч буын диалогы” дип исемләнгән чаралар күркәм традициягә әйләнеп, төрле темаларны колачларга өлгерде. Бүген исә сугышта катнашкан буын, сугыш чоры балалары, яшь волонтерлар “Хоум кафе”да җылы мөгамәләдә, 10 декабрь - Кеше хокуклары көне уңаеннан, үзара фикер алыштылар.

Ватан каһарманнары көнендә Зәйдә 15 яшүсмер яшьармияче булды

Корпункт: 

Бүген 9 декабрь - Ватан каһарманнары көнендә Зәйдә Азатлык китерүче һәйкәл каршында тантаналы чара үтте. Анда хәрби комиссариат, яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре, хәрби-патриотик тәрбия буенча эшләүче актив зәйлеләр, мәктәп укучылары килде. Тантаналы чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән Ватан каһарманнарын искә алды, мәңгелек утка чәчәкләр салынды. Шунда ук районның “Яшь армиячеләр» балалар, яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә яңа әгъзалар кабул ителде. 15 яшь кеше әлеге хәрәкәткә тантаналы төстә ант биреп керде.

Мирсалих аганы зурладылар

Корпункт: 

Зәйдә яшәүче сугыш ветераны Мирсалих Янгиров бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина гомер бәйрәме белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Юбилярның хәтере яхшы, күңеле көр, сугыш һәм аннан соңгы елларны күз яшьләрен сөртеп искә алды ул. Автоклуб үзешчәннәре ветеранга сугыш чоры җырларын башкарды, изге теләкләрен юллады. Күңел күрмәк бер калҗа, юбиляр мондый котлаудан бихуш калды.

Харис Зариповка– 97 яшь

Корпункт: 

Кичә Зәйнең билгеле шәхесе, сугыш һәм хезмәт ветераны Харис Зарипов туган көнен билгеләп үтте. Аңа 97 яшь тулды. Харис Зариповичны ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин өенә барып котлады, ул район башлыгы котлавын, ветерананнр советы Рәхмәт хатын тапшырды. Харис Зариповның үткән юлы сокланырлык. Нинди генә хезмәтләр башкарса да, ул үзен эш өчен янучан кеше буларак күрсәтте. Харис Зариповның сугышчан юлы турында язмалар китап битләрендә урын алды. Ул хәзер дә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур тырышлык куя.

Владимир Путинның Рәхмәт хатын алды

Корпункт: 

Югары Лоҗы авылында яшәүче сугыш ветераны Салих ага Гайнетдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Ул 1943 елда Зэй РВК мобилизация булды. Район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев аны юбилее белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Сәламәтлек Сезне ташламасын, Гаиләгездә булсын бөтенлек. Без телибез Сезгә чын күңелдән Озын гомер, бәхет, иминлек.

Зәйдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Корпункт: 

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан Зәй музыка мәктәбендә “Картаямыни соң йөрәк?!” шигаре астында бәйрәм тантанасы узды. Аңа район-шәһәр өлкәннәре чакырылды. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов залдагы апа-агайларны район башлыгы исеменнән әлеге көн белән котлап, намуслы, тырыш хезмәт куйганнары, яшь буынны тәрбияләүдә булышлык иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Балкыш” республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган бер төркем үзешчәнгә Мактау грамоталары, ветераннар хәрәкәте активистларына район башлыгы грамоталары тапшырды. Кунаклар өчен иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Иске Зәйдә яшәүче Ефросинья Кирилловага 95 яшь тулды

Корпункт: 

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Ефросинья Арсентьевна Кирилловага бу көннәрдә 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм мәдәният идарәсенең автоклуб үзешчәннәре килде. Алар ветеранның хәл-әхвәлләрен сорашты, изге теләкләр юллап, бүләк тапшырды, матур җырлар белән сөендерде. Ефросинья Арсентьевна тумышы белән Онбия авылыннан, ул котлау һәм бүләкләргә бик шатланды.

Зәйнең яшь хәрбиләре сынатмады

Корпункт: 

«Юнармейцы, вперед!» хәрби-спорт уеннары республика проектын тормышка ашыру кысаларында кичә Казанның “Патриот” үзәгендә финал уеннары үтте. Анда Зәйдән 6нчы мәктәпнең “Бөркет” клубында шөгыльләнүче 8 малай, 2 кыз катнашты. Республика районнарыннан җыелган иң көчле командалар теоретик конкурста, стройда йөрүдә, йөгерү, турникта тартылу, гәүдәне күтәрү, граната ату, автомат сүтеп-җыю, хәрби-тактик уеннарда ярышты. Безнекеләр граната атуда һәм кораллануда икенче урынны алды. Энҗе Әгъләмова