Бүген күренекле якташыбыз, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гурий Тавлинның исемен мәңгеләштерү буенча тагын бер гамәл кылынды, аның туган авылы Урта Баграж мәдәният йортына мемориаль такта куелды. Моңа әзерлек эшләре күптәннән барды. Якташыбыз исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен Зәй керәшен җәмгыяте күтәреп чыкты. Район җитәкчелеге бу игелекле эшне хуплады. Шулай да әлеге гамәлдә төп роль хезмәт ветераны, районыбызның актив җәмәгать эшлеклесе Семен Гудошниковка туры килә. Истәлек тактасының проекты эшләүче дә ул. Шунысын да әйтик, Семен Михайлович тырышлыгы белән 1977 елда фаҗигале төстә һәлак булган КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре яшәгән йортка да мемориаль такта куелды, Төги авыл җирлегендәге тирә- юньдә билгеле сулык “Күз суы” чишмәсе төзекләндерелде, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Яңа Маврин авылында сугышта башларын салган солдатлар истәлегенә стела эшләнде.
Истәлек тактасын ачу авылда зур бәйрәм төсен алды.Тантанада район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев,башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков,ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, Зәй керәшен җәмгыяте рәисе Иван Яковлев һ. б. катнашты.
Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Татарстанның Зәй районы Урта Баграж авылында туа. 1942 елда Югары Баграж урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Түбән Бәеш җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1943 елның февралендә Г.Тавлин армиягә алына, училищеда кыска вакытлы әзерлек үткәч, фронтка китә. Днепрны кичүдә, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша.
1946 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң, ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.Язучы 1998 елның 17 февралендә вафат була.
Г.Тавлин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.