Әлеге фотосурәт Иске Зәй бистәсендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда саклана. Фотосурәттән тумышы белән Куш-Елга авылыннан булган Кәлимулла ага Габитов карап тора. Менә ул телгә килер дә, оныттыгызмы әллә, мин бит бу Кәлимулла булам, дияр төсле. Саргаеп, таушалып беткән фотосурәттә сугыш кайтавазы, сугыш зилзиләсе... Шунысы игътибарга лаек, Кәлимулла Габитов - Александр Невский ордены, командование исеменнән К. К. Рокоссовский имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән якташларның берсе. Бу орден аңа 1942 елда сугыш һәм операцияләр вакытында гаскәр белән уңышлы идарә иткән өчен бирелгән. Менә нинди ветераннарыбыз булган безнең. Якташ турында язма “алар илгә җиңү алып кайтты” дип исемләнгән китапта та бар.
Кәлимулла Куш-Елга авылында 1914 елда дөньяга килә. Армия сафларына ул 1936 елда алына. Илдә сугыш чыккач, 1941 елның 25 июнендә хәрәкәттәге армиягә мобилизацияләнә. Кәлимулла ага Габдуллович II, III Украина фронты 86нчы укчылар дивизиясендә өлкән лейтенант дәрәҗәсендә рота белән командалык иткән. Взвод командиры буларак, Сталинград сугышында катнаша. Ростов, Новочеркасск, Мариупол шәһәрләрен, Югославия, Румыния башкалаларын азат итүдә катнашып, ул рота командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Венгриянең Балатон күле өчен барган операцияне уңышлы үтә, тик ул бу сугышта каты яралана. Медсанчастьтә, медсанбатларда дәвалана. 1945 елгы Җиңү парадына чакырылган була. Әмма госпитальдә дәвалану сәбәпле, ул тарихи парадта катнаша алмый кала.
Шул рәвешле якташ Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була. 1945 елда ул туган авылына әйләнеп кайта. 1946 елда ул укытучы кыз Хәнифәгә өйләнә. Колхоз рәисе, өлкән бригадир булып эшли, колхозда җиләк-җимеш бакчасы булдыра. Хәнифә үлгәч, 1951 елда Түбән Кама районы Каенлы авылыннан Гөлсинәгә өйләнә, балалар үстерә. Шул рәвешле ике ояга алты бала үсә. Кәлимулла ага туган авылында улы тәрбиясендә яшәп, 2000 елда вафат була.
Шунысы игътибарга лаек, нәкъ әлеге фотосурәт Түбән Биш авылында яшәүче кызы Оркыя Моратова гаиләсе альбомында да саклана. Балалары, оныклары өчен нинди кадерле ядкарь ул.
