- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сугыш…. Нинди дәһшәте, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Дәһшәтле сугыш еллары бер авылны да читләтеп үтмәгән. Дүрт елга сузылган сугыш һәрбер гаиләгә кайгы китергән. Бер гаиләдән дүртәр ир-егет сугыш кырларында ятып кала. Ә минем бабам Габделкадыйр Фәтхуллинга сугыш кырларыннан эйлэнеп кайту насыйп була. 75ел вакыт үтсә дә, сугыш хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп кала. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат искә төшә. Зур гаилә башлыгы, Фәтхуллин Габделкадыйр Фәтхулла улы, 1914 елның 6 нчы июнендә Зәй районының Югары Мәлем авылында туган. Гади бер авыл малае булган. Иген иккән, атлар көткән. Җир малае булганга, бернинди кара эштән дә тартынып тормаган. Туп кебек, түм-түгәрәк, төптән юан чыккан егет булып үсеп җиткән. Матур кызны, Бибизәкияне, сөйгән яры итеп сайлаган һәм гаилә төзегән. Бер-берсен хөрмәт итеп, дөнья мәшәкәтләренә чумып бабам тормыш итә, әбием Бибизәкия,авыл хатыннарына хас эшләрне башкара. Акрынлап көннәр, айлар үтә. Тупылдап торган кызы-Рәзинә,улы- Извар дөньяга киләләр. Һәр туган көнгә сөенеп, тормыш тәгәрмәче тәгәри. Тик мондый бәхетле көннәр озакка сузыла алмый. 1939 нчы елда бабам Фин сугышына китә. Аңа ни бары 25 яшь булган. Ә аннары бөтен дөньяны тетрәткән Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елда яңадан сугышка китә. Яраткан хатыны, ике баласы (3нче баласы, Диләрә, 1941 елның июлендә туган) аны күз яшьләре белән озатып көтеп калганнар..
Әбием “Барысы да Фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” лозунгы астында, тылда хезмәт куя. Җир сөрә, урак ура, сугышлар өчен кич утырып оекбаш-бияләйләр бәйли. Бабам 1941-1942 нче елларда 379 нчы номерлы артиллерия полкында шофер булган. 1942 нче елның 18нче августында Дон елгасы аша чыккан вакытта әсирлеккә эләгә. Башта Польша, аннары Германия концлагеренда утыра. Әсирлектән аларны апрель аенда 1945 нче елда Америка сугышчылары азат итә. Бабам 601 нче миномет полкында шофер булып сугушуын дәвам итә.
Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, сугыш тәмамланганнан соң бары 1946 елда гына туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә ул.Колхозда озак еллар буе комбайнер булып эшли. Ул узенә тапшырылган эшләрне һәрвакыт намус белән башкара һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәткә лаек була. Тырыш хезмәте өчен, куп санлы почет грамоталары, медальләре белән бүләкләнә. Бәхетле гаиләдә тагын 4 бала дөньяга килә. Ир кеше үз гомерендә малай үстерергә, агач утыртырга, йорт төзергә тиеш, дип әйтәләр. Бабам барысында үтәгән. Бүгенгесе көнендә аның унҗиде оныгы, егерме алты оныкчыгы бар. Авыр сугышларны үткән солдат 1982 елның 22 нче гыйнварында вафат була. Без аның батырлыгын,тиңдәшсез хезмәтен онытмыйбыз.
Мин синең белән горурланам, бабам! Еллар үткән саен сугыш ветераннарның саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!
Зиатдинова Гузель