Корпункт:
«Юнармейцы, вперед!» хәрби-спорт уеннары республика проектын тормышка ашыру кысаларында кичә Казанның “Патриот” үзәгендә финал уеннары үтте. Анда Зәйдән 6нчы мәктәпнең “Бөркет” клубында шөгыльләнүче 8 малай, 2 кыз катнашты. Республика районнарыннан җыелган иң көчле командалар теоретик конкурста, стройда йөрүдә, йөгерү, турникта тартылу, гәүдәне күтәрү, граната ату, автомат сүтеп-җыю, хәрби-тактик уеннарда ярышты. Безнекеләр граната атуда һәм кораллануда икенче урынны алды.
Энҗе Әгъләмова