Өч кыз туган – Пелагея, Анна, Мария, чөкердәшеп, хәл-әхвәл сорашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп, кайнап торган самовар янында чәй эчәләр. Үзләрен тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлаучы киленнәргә, оныкларга вакыт-вакыт яратып карап та алгалыйлар.
-Бүгенге мул, иркен, рәхәт тормышны күрүемә бик шатмын. Безнең чор балаларын табигать ныклы бәдәнле итеп үстергәндер инде, балачакта ашаганыбыз үлән, табигать нигъмәтләре булды. Шуңа да озын, бәрәкәтле гомер биргәндер Ходай, - дип үзалдына елмаеп сөйли 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче мөхтәрәм хезмәт ветераны Анна Плешкова.
Тумышы белән Төги авылыннан булган Анна Павловна бүгенге көндә төпчек улы Юрий Иванович һәм килене Любовь Николаевна тәрбиясендә шәһәребезнең шәхси секторында өр-яңа йортларның берсендә тыныч картлык кичерә. Мөхтәрәм затны юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы Разиф Кәримов, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, автоклуб хезмәткәрләре килделәр.
- Сәламәтлекнең кадере олыгайган көннәрдә аеруча арта, диләр, тән сихәтлеге белән әле менә шулай балаларыгыз, оныкларыгыз хөрмәтендә яшәргә язсын сезгә. Әни кеше - ул һәркем өчен дә дөньяда берәү генә, сезнең балаларыгызга да бу сүзне, нурлы йөзегезгә карап, күп тапкырлар әйтергә язсын. Авыр елларны батырларча үтүегез өчен рәхмәт сезгә, - дип район башлыгы Анна Плешковага Россия Президентының котлау хатын тапшырды.
Анна Павловна Төги авылында 7 балалы ишле гаиләдә икенче бала булып үсә. Бөек Ватан сугышы башланганчы ук алар гаиләсенә тормышның җитди сынавын татырга туры килә.
- 1940 елда, күршедән ут чыгып, бөтен йорт-җиребез янып бетте. Без - бер йортта яшәүче 10 кеше колхоз кладовоенда яшәргә калдык. Өстәвенә, бер елдан сугыш чыкты, әтиебезне фронтка алдылар, без - җиде бала карт-коры әниебез кул астында калдык. Тормышны алып бару өчен безгә үсмер чактан олы ирләр көче таләп ителгән эшләрне башкарырга туры килде. Тугыз ел кладовойда яшәгәннән соң үз йортыбызны яңадан булдыру мөмкинлеге туды. Зарланмыйбыз, чыныгып үскәнгәдер, җиде баладан өч кыз һәм бер ир туган исән-сауларбыз, аралашып, тату гомер кичерәбез. Бездән күреп балаларыбыз да бер-берсе өчен җан атып торалар, иң куанычлысы шул, - дип сөйли Анна апаның сеңлесе Мария Павловна.
Ә инде буй җиткергәч Анна, туган авылында төпләнеп, колхоз кырларында, терлекчелектә озак еллар хезмәт куя. Чөгендерен дә эшкәртә, сыерын да сава, бозавын да карый, үгезләр дә тәрбияли. Тормыш иптәше Иван Евграфовичка авыл җирлеге идарәсендәге җаваплы хезмәтен башкаруда төп терәк булып тора. Бер-бер артлы өч ул табып-багып, аларны олы тормышка бастыра Плешковлар.
- Әниебез туган авылыбыз Төгине бик ярата, туган туфракка мәхәббәтне ул бездә дә тәрбияләде. Әле әтиебез якты дөньядан киткәч тә сигез еллап төп йорттан китәргә теләмәде. Без аның янына кайтып йөрдек, ә хәзер инде менә ике ел әниебез белән бергә Зәйдә яңа йортта яшибез. Туган авылны бик сагынганда анда яшәүче сеңлесе Мария түти янына бергәләп кайткалыйбыз. Аның безнең белән булган һәр мизгелен матур итеп, хәтерен калдырмыйча үткәрүне төп бурыч дип саныйбыз, - ди улы Юрий.
Әниләренең күркәм юбилена да алар бик җентекләп әзерләнгән, өстәл тулы сый-нигъмәт, өй тулы кунаклар. Гомере буе ишле гаиләдә яшәгән Анна Павловна өчен исә иң мөһиме - йортның буш булмавы.