Вильдан Гыйльман улы Гыйльманов Аксар авылында 1907 елда крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Яшьтән ук Алабуга баена ялланып Астафий басуында эшли. Бабай бик яшьли ятим кала. Әти-әнисе үлгәч, аны Ширәмәт районы Урта Чаллы авылында яшәүче апасы белән җизнәсе тәрбиягә ала. Шушы авылда ул әбине куреп гашыйк була. 1929 елда, бабай белән әбигә өйләнгәч, гаиләсен алып туган авылы Аксарга төп йортка кайта. Икесе дә колхозга керәләр. Әби колхозчыларга ашарга пешерә. Бабай кырчылык бригадасының бригадиры була. 1941 елда үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. Анда укчылар полкына эләгә. Бабай Курск дугасында барган сугышта көрәшә. Сугыштагы батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1943 елда ул бик каты яралана һәм аны Березники шәһәрендә урнашкан хәрбиләр госпиталенә җибәрәләр. Госпитальдә 8 ай дәваланганнан соң бабайны сугышка яраксыз дип табалар. Шуннан сон ул туган авылына җибәрелә һәм колхозда бригадир хезмәтен башкара. Тылдагы фидакарь хезмәте өчен бабайны «Хезмәттәге батырлык» медале белән бүләклиләр. Туры сүзле, гадел булганы өчен бабай халык утырышчысы итеп сайлана. Лаеклы ялга чыккач та «Кызыл Октябрь» колхозының төрле тармакларында хезмәт куя.
Бабам Вильдан Гыйльманов 1992 елның 18 мартында дөнья куя. Без, аның оныклары, бабабыз белән горурланабыз. Ландыш Кәримова.