- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган буын өчен Җиңү көне аеруча кадерле. Чөнки ул - күп кан коюлар аша, авыр хезмәт белән яуланган бәйрәм. Бу көнне һәр сугыш һәм тыл ветераны үзгә бер дулкынлану белән көтеп ала. Клавдия һәм Матвей Абрамовлар Бөек Җиңү көнен бергәләшеп 60нчы мәртәбә каршы алалар. Һәм иң куанычлысы - алар быелгы бәйрәмне якты, матур, җылы фатирларында, барлык балалары белән бергәләшеп, билгеләп үтәчәкләр. Матвей агага фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә бирелде. Хәзер алар Клавдия апа белән олыгайган көннәрендә барлык уңайлыклары булган фатирда яшиләр.
-Үз туган нигезебез булса да, картайгач, авыл җирендә көн күрү бик читен шул. Менә шундый иркен фатирлар биреп хөрмәтләгәне өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт укып, шөкерана итеп яшибез, -ди Матвей ага. Сөенеч өстенә сөенеч дигәндәй, әле бу көннәрдә генә хәрби комиссариаттан килеп, Матвей агага югалган медален кайтарып биргәннәр. "Германияне җиңгән өчен" медален ул югалткан була. Бу турыда хәбәр иткәч, тиз арада Матвей аганың бүләген юллап алу эше башлана. Һәм менә Җиңүнең 66 еллыгын каршылаган көннәрдә медаль ветеранның күкрәгендә кабат урын алды. Анда шулай ук "Варшаваны азат иткән өчен" медале, "Кызыл йолдыз" ордены балкый.
Матвей Абрамов сугышка 1944 елда туган авылы Федоровкадан алына. Саратов өлкәсендә хәрби әзерлек курслары үтә. Ә аннан соң яшь солдатларны беренче Белорусия фронтына озаталар. Ул Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша. Одер елгасы буендагы каты сугышларда полк бөтенләй диярлек юк ителә. Исән калган 7 кешенең берсе Матвей Абрамов була. Аз гына калуларына карамастан, алар оборона тота. 7-әүнең шушы тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә. Ә Җиңү көнен Матвей Абрамов Берлинда каршылый. Биредә ул җиңү уңаеннан махсус парадта катнаша.
-Андагы шатлыкның чиге булмады. Күпме кеше гомере бәрабәренә яуланган җиңү бит ул. Минем ике абыем сугыш кырында башларын салды, - дип искә ала ветеран.
Сугыш беткәч тә солдат тиз генә туган авылына кайта алмый. 1947 елга кадәр Германиядә, аннан Львов шәһәрендә хәрби хезмәт үтә. Хезмәтен тәмамлап, 1950нче елның апрелендә генә Федоровкага кайтып төшә, авылдашы Клавдиягә өйләнә. Клавдия дә сугыш елларында колхозда, аннан соң Донбасс якларында күмер чыгаруда эшләп, яшь кенә килеш авырлыкларны җитәрлек татырга өлгергән кыз була. Ике язмыш бергә кушылып туган авылларында төпләнә. Иген игәләр, терлекчелектә тырыш хезмәт куялар. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Матвей ага "Кызыл байрак" ордены белән бүләкләнә, икесенең дә Мактау грамоталары бихисап.
-Хәзер һәр туар көнгә куанып кына яшисе, сугыш афәтләрен кабат күрергә язмасын, - ди Клавдия апа, балалары, оныклары белән җыелып төшкән фотосурә-тне сыйпап. Гүя шул хәрәкәт белән ул йөрәк парәләрен, газизләрен үзе күргән михнәтләрдән сакларга, араларга тели.