Корпункт:
Зәйдә яшәүче сугыш ветераны Мирсалих Янгиров бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина гомер бәйрәме белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Юбилярның хәтере яхшы, күңеле көр, сугыш һәм аннан соңгы елларны күз яшьләрен сөртеп искә алды ул. Автоклуб үзешчәннәре ветеранга сугыш чоры җырларын башкарды, изге теләкләрен юллады. Күңел күрмәк бер калҗа, юбиляр мондый котлаудан бихуш калды.
