- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Иван Урамов 1910 елда Уфа губернасы Уфа өязенең Югары Баграж авылында туган. Сугышның беренче көннәреннән үк Иван Дмитриевич Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына. Мәскәү тирәсендә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1942 елның июнь башында 138 укчылар бригадасы составында Севастополь шәһәрен яклап сугыша.1942 елның 30 июлендә Севастопольне күп кенә саклаучылар, шул исәптән якташыбыз Урамов та әсирлеккә эләгә. Иван Дмитриевич Румыниянең 6нчы "Калафат" лагеренда әсирлектә була.Лагерьдан хәрби әсирләр качкан очраклар да була. Лагерьдан әсирләрнең күпләп качуы 1944 елның 1 сентябрендә була. Совет гаскәрләренең танк часте якынаюын белеп алгач, тоткыннар хәрби коралланып, восстаниегә күтәреләләр. Алар румын артиллерия батареясын яулап алалар, немецларның ике канонер көймәсен юк итәләр һәм суга батыралар. Иван Дмитриевич 1945 елда Кенигсбергны алуда катнаша."Сугышчан батырлыклары өчен" медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм "Кенигсбергны алган өчен" медале белән бүләкләнгән.Аның өчен сугыш Көнчыгыш Пруссиядә тәмамлана. 1994 елның 2 июнендә вафат була.