- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Кичә Зәйнең билгеле шәхесе, сугыш һәм хезмәт ветераны Харис Зарипов туган көнен билгеләп үтте. Аңа 97 яшь тулды. Харис Зариповичны ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин өенә барып котлады, ул район башлыгы котлавын, ветерананнр советы Рәхмәт хатын тапшырды.
Харис Зариповның үткән юлы сокланырлык. Нинди генә хезмәтләр башкарса да, ул үзен эш өчен янучан кеше буларак күрсәтте. Харис Зариповның сугышчан юлы турында язмалар китап битләрендә урын алды. Ул хәзер дә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур тырышлык куя.
Шунысын да әйтик, ветеран басма матбугаттан беркайчан да аерылмады. Бүгенге көндә төрледән төрле газеталар алдыра. Ул “Зәй офыклары”н яздырып укучылар арасында иң өлкәнедер, мөгаен.
Николай Шамионов.