Шөкер һәм күз тимәсен, бүгенге көн өлкәннәре бик күп нужа күреп яшәсәләр дә, хәзерге белән чагыштырсак, күпкә дөресрәк тукланып, хәрәкәттә – бәрәкәт икәнне аңлап үскән буын вәкилләре. Хәер, нинди туклану да, нинди хәрәкәт инде ул заманда... Гөлбәрия әби белән дә сөйләшүебез шул тирәдә бөтерелде.
–Халык телендәге “черек бәрәңге”, кычыткан оны, алабута орлыгы ашап үскән буыннан мин. Саба урманы кисеп, колхоз бәрәңгесен чана белән өстерәп Алатка илтә идек, – дип көрсенә.
Бу очракта Гөлбәрия әбинең Саба районының Яблаштау урманын еш искә алуын ассызыкларга кирәктер.